Чулпан Садыйкова-Әскәрова: «Резидә Шәрәфиеваны тыңлыйм да елыйм, тыңлыйм да елыйм»
«Бер нәрсә үкенечкә калды», – ди ул.
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның вафат булуына бер атнадан артык вакыт узып та китте. Үзенчәлекле моң иясе, зәвыклы җырчының туганнары, дуслары әле дә аның юклыгына ышанып бетә алмый. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Садыйкова-Әскәрова Резидә Шәрәфиеваның дусты. Резидә 2025 елның 15 февралендә Чулпанның 50 яшьлек юбилеена килгән иде.
Кызганыч, ул дәваланмый торган чир – яман шеш белән көрәшкән булган. 19 июль көнне күпләрнең яраткан җырчысы, туганнарының һәм дусларының кадерле кешесе Резидә Дамир кызы мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Бу хәлгә ышану бик авыр. Иҗатташ дуслары аның турында еламыйча сөйли алмый.
Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әскәрова үзенең юбилеенда аңа рәхмәт белдерде.
«Театрда хезмәт хакы белән авыр вакытларда Резидә Шәрәфиева белән Равил Галиев төркемендә эшләп, без тормышыбызны алып бардык. Сценарийны бергә яза идек, Илфат белән мин концертны алып бардык», – дигән иде ул.
Чулпан бик авыр булса да, дусты турында истәлекләре белән бүлеште.
– Резидә Шәрәфиева турында сөйләгән кешеләрнең сүзләренә мин дә кушылам. Дәрәҗәле исемгә лаек, бөек һәм шул вакытта бик гади иде. Читтән аның янына якын барырлык түгел кебек тоелса да, ул бик ярдәмчел, бик нечкә күңелле кеше иде. Очрашкан саен туганнары турында сөйли. Илһам турында сөйләгәндә гел елап ала иде.
Яшьрәк вакытта иҗат турында, мондый күлмәк тектерәм, башлык ясыйм дип хыяллары белән бүлешә иде. Менә шунда ательелар бар, синдә шунда барып күлмәкләр тектер дия, киңәшләрен бирә иде.
Соңгы елларда әзрәк кенә дин юлына кереп китте. Халык медицинасына күчте. Сәламәт булыр өчен моны, тегене ашарга кирәк дип киңәшләрен бирә иде.
Мин бәби таба алмаган вакытларда минем белән бергә күрәзәчеләргә бергә йөрде. Булышырга теләк белдерде. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт үзе ярдәм итәргә тырышты. Телефон номерлары, табиблар табып бирде.
Күлмәк кирәксә, үзенекен биреп тора иде. Берсендә Энҗегә (Шиһапова) сыйныфташлар очрашуына ашыгыч рәвештә күлмәк кирәк булды. Мин: «Резидәгә шалтыратып кара әле», – дидем. Резидә күлмәкне кичке якта Казаннан Энҗенең бакчасына китергән. Ул шундый игелекле җан инде.

Резидә турында сөйләргә бик авыр. Мин аның юклыгына ышана алмыйм. Тавышлы смслары күп, 10ар минут сөйли иде. Һәр сорауга җентекләп, тәмләп сөйләп җавап бирә иде.
Бервакыт без сөт сывороткларына күчкән идек. Мин аптырап калдым. Резидәгә: «Каян алыйм инде мин аны?» – дигән идем. Казаннан өч литрлы банка белән шул сыворотканы (чистотель белән) китерде. Бергә очрашканда сөйләшеп туя алмый идек. Күп сөйли иде, ләкин туйдырмый. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде. Менә хәзер юк инде. Ышанып та булмый.
Соңгы очрашуыбыз минем юбилейда булды. «Киләм», – диде. Буш вакыты аз булгач, берничә тапкыр: «Килә аласыңмы?» – дип сорадым. «Киләм, обезательно киләм», – диде. 4 кешелек урын сорады. Кызы, туганнары белән килде.
Бер нәрсә үкенчкә калды. Юбилейда рәхәтләнеп утырып, аның белән озаклап сөйләшеп булмады. Үземнең мәшәкатьле чагым булгач, очраштык та: «Сәлам, сәлам, хәлең, тавышларың ничек?» – дигәч: «Әкренләп, рәтләнәм», – дигән булды. Миңа бүләген тапшырды. Шул соңгы күрешүебез булды.
Бик кызганыч, бик авыр, җырларын тыңлыйм да елыйм, тыңлыйм да елыйм. Тавышлы смслары тыңлагач та елыйм. «Өйрәнергә кирәк», – дип берничә җырын алып куйдым. Олы йөрәкле, талантлы дустымның урыннары җәннәттә булсын.
Фотолар Чулпан Әскәрованың шәхси архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев