Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәниф Шәрәфетдинов: «Эльмира Сөйләманованы догабыздан калдырмыйк»

Шундый моңлы тавышлы сәнгать вәкилен мәңгелек йортка берәр мәдәният сараеннан озаткан булсак, җитәкчеләрнең абруе арткан булыр иде.

Эльмира Сөләйманова Чаллыда туып-үсә, 16нчы мәктәптә укый. Әнисе белән әтисе аерым яшәгәнлектән, әнисенә ярдәм йөзеннән, кыз кечкенәдән эшләп үсә. Мәктәпне тәмамлагач ук, кибеттә сатучы булып та эшли. Көндез сатучы, кичен концерт куйды. Тамашачылар аны бик яратты, чөнки ул йөрәгеннән үткәреп, фонограммасыз җырлады. Берничә тапкыр «Алтын Барс» премиясе алды, ТР атказанган артисты исеменә лаек булды. 

Эльмира Сөләйманова халык җырчысы иде. Шундый моңлы тавышлы сәнгать вәкилен мәңгелек йортка берәр мәдәният сараеннан озаткан булсак, җитәкчеләрнең абруе арткан булыр иде. Озату мәрәсименә килеп берәр җылы сүз әйткән булсалар да ярар иде. Чөнки ул Чаллыныкы. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган җырчысы исемен алган бердәнбер кеше. Мин мәдәният идарәсеннән, я булмаса советыннан берәр кеше чыгыш ясар дип өметләнгән идем... Хәер, мин генә түгел...

Тагын бер нәрсә – социаль челтәрләрдә Эльмира Сөләйманованың дусты булмаган җырчы калмады. Бергә төшкән фотоларын урнаштырып, елап, кайгы уртаклаштылар, контент ясадылар. 

Артист дусларының күбесе аның депрессиядә икәнен белгән, әмма берәрсе ярдәм кулы сузды микән? Бу урында Салават Фәтхетдиновтан үрнәк алсыннар әнә. Ул Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиеваларга җил-яңгыр тидермәде. Авыр чакта концертларына чакырып, аларга тамашачылары белән очрашу мизгелләре бүләк итте.  

Эльмираны соңгы юлга озатырга халык күп җыелды. Җырчылардан Дәниф Шәрәфетдинов, Ринас Әхмәтов, Сәрия Нәбиуллина һәм Диләрә Илалетдинова бар иде. Дәниф: «Эльмира 20 еллык дустым иде. Гел ярдәм итте. Урыны җәннәттә булсын. Эльмира Наил кызын догабыздан калдырмасак иде», – дип өзгәләнде.  
Эльмира Сөләйманованы иренең туган авылы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр. Әнисе Фидания ханымның кайгысын әйтеп аңлатырлык түгел.  
Урының җәннәттә булсын, моң иясе! Әниеңә, гаиләңә, энеңә Аллаһ сабырлыклар бирсен. 

Эльмира Сөләйманова турындагы истәлекләрне газетабызның киләсе саныннан укырсыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

12

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Эльмира Сөләйманова