Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәресләргә - телефонсыз! Россия мәктәпләрендә смартфоннарны тыйдылар

Бу хакта министр Сергей Кравцов россиякүләм үткән ата-аналар җыелышында хәбәр итте.

РФ Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә дәресләр вакытында телефон куллануны тыйды. Бу хакта министр Сергей Кравцов россиякүләм үткән ата-аналар җыелышында хәбәр итте. “Яңа санитар таләпләр буенча, баланың игътибары читкә юнәлмәсен өчен, бу уку елыннан башлап дәресләр вакытында смартфоннардан файдалану тыела”, - дип искәртте җитәкче. 

Моңа кадәр, Россия Президенты ярдәмчесе, элеккеге мәдәният министры Владимир Мединский да Мәскәү педогогик киңәшмәсендә шундый ук тәкъдим белән чыккан иде. 

“Әйдәгез, бу смартфоннарны дәресләрдә шкафларга җыеп куйыйк. Укучы мәктәпкә керә, аерым бер урында смартфонын калдыра, әти-әниләр дә тыныч", — дип белдергән иде Мединский.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф