Дәүләт хезмәтләрендә аккаунтның куркынычсызлыгын ничек сакларга?
Яңа функция барлыкка килде
"Дәүләт хезмәтләре" ндә аккаунтны мошенниклардан саклау өчен ышанычлы контакт сайлау мөмкинлеге барлыкка килде. Бу кулланучының туганы яки якын дусты булырга мөмкин. Ышанычлы кешенең шәхси кабинетка керү мөмкинлеге булмаячак, һәм ул кулланучы исеменнән гамәлләрне башкара алмаячак. Әгәр кулланучы парольне алыштырырга карар кылса, ышанычлы кешегә өстәмә код киләчәк.
Ышанычлы контактка таләпләр: 18 яше тулган, РФ гражданлыгы, «Дәүләт хезмәтләрендә» ышанычлы аккаунты булу; РФ паспорты һәм шәхси кабинетта телефон номеры турында белешмәләр.
Ышанычлы контактны тоташтыру өчен "Дәүләт хезмәтләре" ндә шәхси кабинетка керергә һәм "Куркынычсызлык" бүлегендә "Ышанычлы контакт" опциясен сайларга, әлеге кешенең исем фамилиясен кертергә, "Дәүләт хезмәте" нә бәйле телефон номерын керткәч аңа кодлы смс киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев