Дени Абрамашвили: «Кешеләрне диненә, теленә, милләтенә аермыйча яратырга кирәк»
ТРның атказанган транспорт хезмәткәре, СССРның почетлы тимер юлчысы, Чаллының мактаулы гражданины Дени Абрамашвилины, яратып, «татар грузины» дип йөртәләр.
70 елга якын Татарстанда яшәгән Дени Сергеевич республикабызны, шәһәребезне бөтен күңеле белән ярата, бераз татар телен дә белә.
«Тимер характер белән зур тимер юлдан килдем»
– Дени Сергеевич, Татарстан, Чаллы якларына ничек килеп чыктыгыз.
– 1957 елда мине, училище тәмамлаган 17 яшьлек Денины, комсомол путевкасы буенча Уфа шәһәренә эшкә билгеләделәр. Русча бөтенләй сөйләшә белми идем, телне кичке мәктәпкә йөреп өйрәнергә мәҗбүр булдым. Армиягә барып кайттым. Хәрби бурычымны үтәгәндә олы улым туды.
Армия хезмәтеннән соң Уфада төрле вазифаларда эшләдем. Уфа тимер юл станциясе башлыгы булып хезмәт куйганда миңа Куйбышев тимер юлларының Кама буе төбәге җитәкчесе булырга тәкъдим иттеләр.
Без Чаллыга килеп төшкәндә шәһәр әле үсеш алмаган иде. Вокзалы юк, поездлар йөрми. «Безгә вокзалдан башларга кирәк, тимер юлсыз шәһәр төзи алмаячакбыз», – дидем.
Шәһәребезнең хөрмәтле төзүчесе Евгений Батенчук белән хәзерге вокзал урынына юл тоттык. Чүп үләннәре баскан басуны адымлап үлчәдем дә: «Без биредә вокзал төзиячәкбез», – дидем. Ике ел эшләнә торган проект документациясен өч айда ясадык. Вокзал калкып чыкты. Чаллы-Мәскәү, Адлер-Пермь, Казан-Уфа поездлары йөри башлады. Поездларны башка юнәлешләрдә дә җибәрергә планлаштырдык. Ләкин үзгәртеп кору еллары башланды. Акча юк, илдә тәртипсезлек. Шәһәр бер урында тора, ягулык булмаганга, җәмәгать транспорты йөрми. Милиция ЧП булган урынга, ашыгыч ярдәм авырулар янына бара алмый. Шул вакытта миңа үз ресурсларымнан файдаланырга, проблеманы танышлык аша хәл итәргә туры килде. Бергә укыган дустым – Волгоград өлкәсе буенча тимер юл станциясе җитәкчесе янына ярдәм сорап бардым. Шәһәр хакиме Рәфгать Алтынбаев ризалыгын алып, ягулыкны 25 «КАМАЗ»га алыштырырга килештек. Берничә көннән ягулык төягән тулы бер состав Чаллыга кайтып туктады. Аны шәһәр транспортына, милиция, ашыгыч ярдәм машиналарына бүлеп бирдек, әкренләп аякка бастык.
Шуңа мин һәрвакыт: «Сез бирегә ничек килеп эләктегез?» – дигән сорауга: «Мин базарда сатучы грузин түгел, тимер характер белән зур тимер юлдан килдем», – дип җавап бирәм.
«Башкалар төзегәнне юкка чыгарырга түгел, үстерергә кирәк»
– Озак та үтми Сезне Чаллы хакимиятенең транспорт һәм элемтә идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. Сез идарә иткән елларда транспорт өлкәсендә нинди проблемалар бар иде һәм аларны ничек хәл иттегез?
– Хакимияткә транспорт бүлеге җитәкчесе буларак килгән идем. Ләкин мин киңрәк масштабларда эшләргә өйрәнгән кеше бит (көлә). Шуңа без, шәһәр хакиме Рәфгать Алтынбаев хәер-фатыйхасы белән, транспорт идарәсе булдырдык.
Әлбәттә, барысы да тигез генә бармады. Маршрутларга 120 автобус урынына 110 гына автобус чыккан вакытлар да була иде. Иртә белән «Волга» машинасында мине алырга килгән шоферымны эшкә җибәреп, үзем тукталышка, халык белән аралашырга чыгып басар идем.
Бервакыт игътибарымны мондый күренеш җәлеп итте – без Татарстанда яшибез, ә халык туган телен начар белә. Шуннан мин, чып-чын грузин, утырдым да, барлык тукталыш исемнәрен татарча язып чыктым. Без бу документны барлык оешмаларга тараттык. Шул көннән башлап, автобус йөртүчеләр тукталышларны ике телдә игълан итә башлады.
Халыкны бакчаларга бушлай йөртә торган идек. Авырлыклар күп булды. Хәзерге җитәкчелек шуны истә тотсын иде – бүгенгенең нигезе иң авыр үзгәртеп кору елларында салынды. Башкалар төзегәнне юкка чыгарырга түгел, тагын да үстерергә кирәк.
Мин соңгы вакытта транспорт өлкәсендә алга китеш күзәтәм. Халыкка «частник»лар хезмәт күрсәткәндә нинди дә булса сорау белән мөрәҗәгать итү өчен җаваплы кешене табарлык түгел иде. Барысын да бер оешмага берләштереп, зур автобуслар җәлеп итеп, бик дөрес эшләделәр.
«Кавказ - ул характер. Җыр-биюләребездә әнә шул характер чагыла»
– Дени Сергеевич, Сез менә шундый җитди мәсьәләләрне хәл итә торган җитәкче вазифасыннан сәнгать өлкәсенә кереп киткәнсез. Әле дә иҗади эшчәнлегезне туктатмыйсыз. Сез оештырган «Кавказ-Чаллы», «Дети гор» тау биюләре халык ансамбльләре бүгенгә кадәр иң яхшы коллективлар рәтендә йөри.
– Яшь вакытымнан сәнгатькә, җыр-биюгә гашыйк идем. Әлеге ансамбльләрне оештыру идеясе әле хакимияттә эшләгәндә үк туды. «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында бер-бер артлы чечен, грузин, осетин җәмгыятьләре барлыкка килде, ансамбльләребез дә озак көттермәде. Мин 25 елга якын әлеге ансамбльләрнең оештыручысы һәм җитәкчесе булып тордым. Ансамбльләребез ел саен тау халыкларының дәртле биюләрен яратучылар белән тулылана торды. Кавказ – ул характер. Безнең җыр-биюләребездә әнә шул характер чагыла. Ансамбльгә йөргән балалар белән дә бик яратып эшләдем. 2020 елда ансамбльләрне үземнең укучым Надежда Белецкаяга тапшырдым.
– Озак еллар Татарстанда яшәү дәверендә үзегезне чит итеп тойган мизгелләр булдымы, Дени Сергеевич? Татар җире Сезне ничек кабул итте?
– Минем әтием дә биредә яшәде. Үпкәсендә яман шеш табылгач, ул үзен Грузиядә, әнием белән янәшә җирләвебезне сорады. Китәр алдыннан әти куллары белән җиргә таянды да: «Татар җире, мин китәм инде, гафу ит. Каберемнең хатыным янәшәсендә булуын телим. Ләкин сиңа бер гозерем бар, зинһар, минем улымны үз улың итеп кабул ит», – диде. Аның теләге кабул булды. Татарстанда мин үземне беркайчан да чит итеп тоймадым.
Татар халкын бик яратам. Әлеге искиткеч халыкка карата хөрмәтем бик зур. Тик татарлар кайвакыт үзләрен яклый алмый, артык тыйнак булулары файдага түгел. Мәсәлән, ике татар үзара татарча сөйләшә ди. Яннарына татарча аңламый торган кеше килеп кушылса, кинәт кенә ул да аңлый торган телгә күчәләр. Бу кеше дә Татарстанда яши бит, өйрәнсен татарча!
– Дени Сергеевич, уйланганыгыз булдымы, әгәр дә Сезне эшкә Чаллыга түгел, ә башка шәһәргә билгеләгән булсалар, үзегезне биредәге кебек уңайлы хис итәр идегезме?
– Мин бик аралашучан кеше. Кайда булсам да, кешеләр белән уртак тел табар идем. Кешеләр сине яратсын, хөрмәт итсен өчен кайда булуыңа, нинди вазифа биләвеңә карамастан, үзең булып калырга кирәк. Үзең яшәгән җирлекнең халкын, аның динен хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләрен, йолаларын, исәнләшерлек, хәерле көн тели алырлык дәрәҗәдә булса да телен өйрәнергә. Кешеләрне диненә, теленә, милләтенә аермыйча яратырга кирәк.
Минем өемдә иконаларым да, Коръәнем дә бар. Узган ел Николай Чудотворец чиркәве төзелешенә ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты үткәрдем. Бер атнадан шул ук концертны кабатлап күрсәтеп, «Җәмигъ» мәчете төзелешенә дә үз өлешебезне керттек. Икесе дә Аллаһ йорты, анда кешеләр дога кылу, тәүбә итү өчен килә. Кешеләр Коръәнне дә, Библияне дә укысыннар, илләребезгә тынычлык, муллык һәм иминлек теләп дога кылсыннар.
Бу яктан безнең шәһәр бик үзенчәлекле. Биредә яшәүче халыклар арасындагы дуслык ихлас, ясалма түгел. Мин моны мөмкинлек чыккан саен әйтәм.
«Кеше өчен Ватаныннан да кадерлерәк урын була алмый»
– Дени Сергеевич, туган ягыгызда якыннарыгыз бармы? Грузиядә еш буласызмы?
– Үз гомеремдә төрле шәһәрләр алыштырдым. Чаллым, Татарстан минем өчен бик якын. Ләкин туган авылымнан да кадерлерәк бер генә җир дә очратмадым.
Әнием миңа 8 яшь вакытта вафат булды. Әти кабат ике тапкыр өйләнде. Аның соңгы никахыннан 4 абыем һәм 2 апам бар. Шуңа горурланып үзем турында мин туганнарга бик бай кеше дип әйтәм. Бер апабыз гына Грузиядә яши. Калган якыннарым Санкт-Петербургта, Башкортостанда, Краснодар, Ростов өлкәләрендә. Грузиядә әнием ягыннан туганнарым күп. Барысы да безне бик сагынып, җылы каршы алалар.
– Озак еллар чит җирдә яшәп, туган телегезне саклап кала, аны балаларыгызга тапшыра алдыгызмы?
– 70 ел дәверендә татар җирендә яшәвем белән бик горурланам. Шуңа да карамастан, мин бер генә тамчы да үз телемне онытмадым. Кемдер ике ел армиядә хезмәт итеп, туган телен онытып кайта. Бу башка сыймаслык хәл бит инде.
Кызганычка, улларым грузин телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп җитә алмадылар. Җитәкче вазифаларында эшләгәч, өйгә кич кенә кайтып керә торган идем. Балалар күп вакытларын әниләре белән үткәрделәр. Төп тәрбияне дә аларга тормыш иптәшем бирде.
Ә менә оныкларым туган телебезгә бик нык тартылалар. Зур оныгым инде дүрт ел Батуми шәһәрендә яши. «Давид, мин Россиягә килеп дүрт ай узуга әбиең белән аңлашыр дәрәҗәдә рус телен өйрәндем. Ә син дүрт ел яшәп, һаман грузин телен өйрәнеп бетә алмыйсың, – дип, яратып кына ачуланам аны.
– Сезнең гаиләдә нинди милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр сакланган?
– Гореф-гадәт дигәндә нәрсә күздә тотыла соң? Мәсәлән, өстәл артында утыру кагыйдәләре – бу да традиция бит! Грузиннарда, кавказлыларда өстәл артына шәрабсыз утырмыйлар. Ләкин шәраб табынга эчеп исерү өчен түгел, ә тост әйтү өчен куела. Кунаклар арасындагы иң өлкән кешеләр арасыннан өстәлнең хуҗасы – җаваплы кешесе билгеләнә. Ул тынычлык, сәламәтлек, әти-әниләр, арабыздан киткән туганнар өчен тост әйтә. Тамада тост әйткәннән соң бар кеше дә бер юлы эчми. Алар бер-бер артлы тамаданың сүзләрен тулыландыралар, тостлар өстиләр. Менә бу безнең халыкның өстәл арты тәртипләре, йолалары дип әйтик.
«Озак яшәвемнең сере – гомер буе хәрәкәттә булуым»
– Сезнең шундый актив тормыш рәвеше алып баруыгыз, сәхнәдән төшеп тормавыгыз шаккатыра һәм сокландыра. Гел яшь булып кала алуыгызның сере нәрсәдә?
– Инде 87нче яшь китсә дә биим (көлә). Моның сере бик гади – гомер буе хәрәкәттә булуым. Хәзерге яшьләрнең телефоннан аерыла алмый, бөкрәеп утыруларына бик эчем поша. Озак яшисең килсә, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.
Тагын бер кагыйдәм – кешеләргә ачу сакламау. Гомерем буе кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Хакимияттә эшләгәндә гозер белән килгән кешеләрне: «Грузинга кереп карагыз әле», – дип җибәрә торганнар иде. «Бу минем җаваплылыктагы мәсьәлә түгел», – дип, берсен дә кире борганым булмады.
Кемдер җитәкче кәнәфиенә утыра да, башкалар турында оныта. Ул кеше сиңа килгән икән, димәк, син аңа кирәк, син аңа ярдәм итәргә тиеш. Мин боларның барысын намусым кушканга эшләдем. Аллаһы Тәгалә безне бу җир йөзенә иң акыллы җан ияләре итеп яраткан бит. Кайда булсак та, үзебездә кешелеклелек сыйфатларын саклап калырга кирәк.
Гөлназ Хәбибуллина.Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев