Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат урамда калган ханыма коляска бүләк итте

Ярдәм моның белән генә бетми.

ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев 77 яшьлек инвалид Лидия Греховага яңа инвалид коляскасы бүләк итте. Ул шәһәрдәшебезне интернат-йортка урнаштыру өчен документлар әзерләнүен дә хәбәр үтте. 

«Минем беркайчанда бу кадәр бәхетле булганым юк иде! Бөтенләй чит кешеләр миңа тормышка өмет уяттылар», –дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Лидия Грехова. Пенсионер бер ай элек «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.  Өлкән яшьтәге ханым урамда калырга мәҗбүр булган. 

ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев бу хәлгә битараф калмады. « Беренче тапкыр балалары исән килеш, өлкән кешенең урамда калырга мәҗбүр булганын белдем. Төрле дәрәҗәдәге белгечләре белән без бу хәлне өйрәндек. Лидия Петровнаны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салу турында карар кабул ителде. Бүген ул инвалидлык төркемен билгеләү өчен тикшерү уза. Пенсионер инвалид коляскасында гына хәрәкәт итсә дә, бүгенге көнгә кадәр аның инвалидлык төркемен билгеләү буенча документлары тапшырылмаган. Тиздән ул өлкәннәр өчен интернатка җибәреләчәк», – диде ул. 

«Бүген безнең юристлар Лидия Николаевнаның балаларыннан алиментлар түләтү турында гариза әзерләү белән шөгыльләнәләр. Бу мәсьәлә уңай хәл ителгәнче, без интернат-йортта тоту өчен күпмедер  өлешен түләп торачакбыз», – дип белдерде Олег Николаев. 
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч депутат фаҗига ярдәм кирәк физик мөмкинлекләре чикле