Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат Мариупольдән мәҗбүри күченүчеләрнең хәлен белде

Ул Украинадан Чаллыга күчәргә мәҗбүр булган, хәзерге вакытта «КАМАЗжилбыт» АҖ карамагындагы тулай торакта яшәүче гаиләләрдә булды.

Татарстан дәүләт Советы депутаты Олег Николаев хәйрия чараларында актив катнаша. Аның ярдәме белән аз керемле, физик мөмкинлекләре чикле  шәһәрдәшләребез «Шәһри Чаллы» газетасын уку бәхетенә ирештеләр.

Шушы көннәрдә депутат тагын изге гамәл кылды. Ул Украинадан Чаллыга күчәргә мәҗбүр булган, хәзерге вакытта «КАМАЗжилбыт» АҖ карамагындагы тулай торакта яшәүче гаиләләрдә булды. Аларның хәлләрен белеште. Пасха бәйрәме белән котлап, күчтәнәчләр тапшырды. Тирә- ягыбызда Олег Николаев кебек олы җанлы җитәкчеләр һәм депутатлар булганда күңелдә киләчәккә өмет уяна.

Фотолар депутатның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутат хәйрия Украинадан мәҗбүри күченүчеләр