Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Асылташ» балаларына зур бүләкләр белән килделәр

Чаллы мэры һәм депутатлар сабыйлар теләкләрен тормышка ашырды.

Яңа ел – могҗизалар вакыты. Ә «Теләкләр чыршысы» акциясе иң якты хыялларны тормышка ашыра. Чаллы да әлеге акциягә бик теләп кушылды. «Асылташ» социаль үзәгендә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр үзләренең күптәннән хыялланган бүләкләрен алды. Аны аларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм депутатлар тапшырды.

«Асылташ»ка Кыш бабай белән Кар кызы кунакка килделәр. Алар балалар белән әйлән-бәйлән уйнады, җырлар һәм бик матур биюләр башкарды. Соңыннан сүзне, алып баручылар әйткәнчә, шәһәребезнең төп могҗизалар кылучысы – Наил Мәһдиев алды.  

«Чит балалар булмый! Алар барысы да безнеке! Без бүген искиткеч матур бәйрәмгә җыелдык. «Асылташ»тагы һәр балага мәхәббәтебезне, йөрәгебез җылысын бирәсебез килә. Мин бүген бу балалаларга һәм яшүсмерләргә могҗиза бүләк итә алуыбыз белән бәхетлемен. «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылган коллегаларыма чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Сез бик зур һәм мөһим эш башкарасыз. Барыгызның да кәефе күтәренке. Башкача була да алмый: сез – балаларның иң зур хыялларын тормышка ашыручылар бит! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм», – дип сөйләде ул.

Наил Мәһдиев 4 яшьлек Даринага зур курчак һәм уенчык коляска бүләк итте.   

«Асылташ» социаль үзәгендә тәрбияләнүче балалар да төрле һөнәрләргә ия. Килгән кунакларга матур тамаша күрсәттеләр. 

"Мин бу акциядә беренче ел гына катнашам. Бик кирәкле һәм мөһим чара дип әйтер идем. Сабыйларга шундый бәйрәм оештыра алуыбызга шатмын. «Асылташ»та тәрбияләнүче 9 яшьлек Вячеславка олы йомшак аю бүләк итәм. Моннан тыш, депутат Руслан Нигъмәтулин исеменнән дә ике бүләк алып килдем – 15 яшьлек Эльдарга заманча кроссовкилар һәм 14 яшьлек Матвейга популяр өстәл уены. Мондый акцияләр дәвамлы булсын. Биредә тәрбияләнүче сабыйлар үзләрен ялгыз, беркемгә дә кирәкмәс итеп тоймасыннар иде. Аларга безнең игътибар һәм кайгыртучанлык кирәк", – дип сөйләде шәһәр Советы депутаты Марсель Төхвәтуллин.

"Хәйрия акцияләрендә һәрдаим катнашабыз. Бүген 15 яшьлек Аишәгә термокружка һәм чәч өчен кирәк-яраклар бүләк итәбез. Моннан тыш «Асылташ»та тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен бер тартма туңдырма да алып килдек. Сабыйларга булдыра алганча бүләк, могҗиза ясыйсы килә. Алар хыялларга ышанып яшәсеннәр, самимилекне югалтмасыннар иде дип телисе килә", – ди шәһәр Советы депутаты, «CтройТраст» төзелеш компаниясе генераль директорының ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов. 

Депутатлар берәм-берәм балаларны сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшырды. 

Бүләк бирүе алуга караганда күпкә рәхәтрәк, диештеләр бәйрәмгә җыелган кунаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев