Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Диспансеризациягә үзгәрешләр кертелә

Кайчан?

Шул рәвешле хатын-кызлар арасында очрый торган репродуктив чирләрне, яман шеш очракларын киметергә өметләнәләр. Билгеле булганча, соңгы елларда илдә хатын-кыз белән ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә игътибар бермә-бер артты. 2024 елдан, әйтик, шул ук диспансеризация программасы кысаларында кешенең әти-әни була алу сәләтен, нәсел калдыру мөмкинлекләрен дә тикшерә башладылар. Узган ел, әйтик, Татарстанда 9 меңнән артык кешедә теге яки бу репродуктив кимчелек тапканнар. 

Аерым алганда, диспансеризация узучы хатын-кызлар хәзер моның өчен өстәмә рәвештә күкрәк бизләренә УЗИ, аналык муентыгын тикшерү, җенси юл белән күчә торган инфекцияләргә тикшерү уза. Ир-атлар исә спермограмма, репродуктив әгъзаларына УЗИ ясата. Хәзер С гепатитына тикшерелү дә мәҗбүри. Ир-атларга да, хатын-кызларга да. Моңа кадәр әлеге процедураны стандарт рәвештә табибка күренгәннән соң, тар белгечкә юллама алган очракта гына узып була иде. 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында хатын-кызларны тагын да җентекләбрәк тикшерергә карар кылганнар. Аерым алганда, гүзәл затлар, алда телгә алган барлык тикшеренүләрдән тыш, ВПЧ (вирус папилломы человека) анализы һәм ПАП-тест (аналык муентыгыннан берничә күзәнәк алына) та тапшырырга тиеш булачак. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова бу яңалыкны бишкуллап хуплый. 

– ВПЧ (вирус папилломы человека) аналыкта яман шеш килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра. Өстәмә тикшерүләр ярдәмендә без, алдан хәстәрен күреп, ВПЧга каршы вакцина ясатырга киңәш итә алачакбыз. Әлеге прививканың аналыкта яман шеш килеп чыгу куркынычын киметүе күптән дәлилләнгән. Үсмерлек чорыннан ук шундый вакцина ясауны гамәлгә керткән илләрдә «аналык яман шеше» дигән чир юк дәрәҗәсендә, – ди баш репродуктолог. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация Сәламәтлек саклау чир