Домофоннар җинаятьчеләрне тотарга булыша
Чаллыдагы домофоннарның 95%ында видеокүзәтү җайланмасы бар.
Чаллыда 2025 елда җинаятьчелек 2024 елга караганда 16 процентка, урам җинаяте 10 процентка кимегән. Бу ярты миллионлы шәһәр өчен җитди саннар.
Мэр Наил Мәһдиев җинаятьләрне ачуда домофоннарның ролен билгеләп үтте.
«Куркынычсызлыкны тәэмин итүдә техник контроль чараларының барсын да кулланабыз. Чаллыда подъездларның 95 проценты домофон белән тәэмин ителгән. Бу – Татарстанда иң югары күрсәткеч. Домофоннар ярдәме белән 1-3 сәгать эчендә җинаятьчеләр тотыла», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев