Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары беренче тапкыр кан тапшырды

1 донор каны 3 кешене үлемнән саклап кала ала, ди табиблар.

Чаллының "Кан үзәге"ндә "Көзге донор" акциясе узды. Ул «Нур» яшьләр үзәге һәм DonorSearch.org ярдәме белән оештырылды. Акциядә 18 яше тулган һәркем катнаша алды.

Аеруча Чаллы медицина көллиятенең волонтер-медиклары активлык күрсәтте. 10 студент беренче тапкыр кан тапшырды. Аларның һәркайсына истәлекле бүләкләр - донорлар символикасы белән наклейка, каләм, брелок һәм беләзек - тапшырдылар.

Акциядә  80гә якын кеше катнашты. Барлыгы 30 литр кан, 6,6 литр плазма, 0,4 тромбоцит җыюга ирештеләр. 

Сүз уңаеннан, 1 донор каны 3 кешене үлемнән саклап калуда ярдәм итә, ди табиблар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев