Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эчә белми эчәбез...

Бүгенге көндә Чаллыда 491 сәүдә ноктасында исерткеч эчемлекләр законлы нигездә сатыла, моннан тыш 157 оешма алкогольле эчемлекләрне лецинзия алып берәмләп сату хокукына ия. Быелның сентябрь аенда Чаллы халкы 481,2 мең декалитр бу төр продукцияне кулланган.Бу сан узган елга караганда 15% артык. Закон бозып аракы сатучылар да шактый, быел алар 199,...

Бүгенге көндә Чаллыда 491 сәүдә ноктасында исерткеч эчемлекләр законлы нигездә сатыла, моннан тыш 157 оешма алкогольле эчемлекләрне лецинзия алып берәмләп сату хокукына ия. Быелның сентябрь аенда Чаллы халкы 481,2 мең декалитр бу төр продукцияне кулланган.Бу сан узган елга караганда 15% артык. Закон бозып аракы сатучылар да шактый, быел алар 199, шуларның 188 енең бөтенләй аракы һәм спиртлы эчемлекләр сатарга хокуклары юк. Ялган алкогольле эчемлекләр сатучылар узган елга караганда 23%ка арткан. 2016 елның 9 аенда 3 мең 874 литр менә шундый ялган товар сатучылар тоткарланган. Шушы өлкәдә хокук бозучыларга 1 миллион 323 сум штраф салынган. Быел шәһәребездә ялган аракы һәм суррогатлар белән 84 кеше агуланган, 15 вафат булган.Агуланучылар арасында 27 бала да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X