Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Электрон повесткалар кемнәргә җибәрелә?

Түбәндәгеләргә.

Татарстан хәрби комиссариатында электрон повесткаларның кемнәргә җибәрелүен аңлаттылар. Әлеге документ чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтәргә тиешле кешеләргә, шулай ук хезмәт итеп кайтып, запаста булганнарга да килергә мөмкин.
Запастагы хәрби хезмәткәрләр категориясенә керүчеләрне хәрби комиссариатларга мәгълүматларны – мисал өчен, эш урыны, яшәү җире, гаилә хәле яисә сәламәтлек торышын – ачыклау һәм чагыштыру өчен чакыралар.
Повестка җибәрелгәнлеге турындагы мәгълүмат  гомумкулланылыштагы повесткалар реестрына кертелә. 
Военкоматка сәбәпсез килмәгән очракта, 20 көн узгач, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә, гражданга карата вакытлыча чикләү чаралары кулланыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби чакырылыш