Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльмира Сөләйманова Гөлназ Сәфәровага: «Мине концертларга чакырмый башладылар!»

«Ул тора-бара югалды, сәхнәләрдә бик сирәк күренә башлады. Эльмира моңа бик борчылды», - ди танылган алып баручы.

16 декабрь, иртән, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды. Аның турында танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова да хатирәләрен барлады.

– Эльмира Сөләйманованың үлеме турында уйлап йөрим. Юмор хисе һәм беркайчан да кеше сөйләмәве белән ошый иде ул миңа. Аның беренче тапкыр сәхнәгә чыкканы, «Миңа шундый каты итеп кул чаптылар, ә чәчәкләрне кайчан бирә башларлар икән?!» дип, чын күңелдән шатланып-шаярып, балаларча сораганы әле дә күз алдымда тора. Аннары китте концертлар, чәчәкләр... Ә соңрак Эльмира югалды, сәхнәләрдә бик сирәк күренә башлады. Ул моңа бик борчылды. «Гөлназ, мине концертларга чакырмыйлар!» дип, әрнеп, елап шалтыратты узган ел. Шул сөйләшүебез соңгысы булган икән. Мондый югалтулар кеше гомере, яшәеш турында уйларны тирәнәйтә. Тормышта нинди генә авыр хәлләр, күңел төшенкелеге, җиңеп чыга алмаслык тоелган ситуацияләр булса да, алардан чыгу юлын барыбер табып була. Ә менә теге дөньядан кайтып булмый. Хуш, Эльмира-күңел кошы! (сәхнәдә үзен шулай игълан итүемне сорый иде) Урының җәннәттә булсын, иң авыры – балаларыңа, әниеңә, аларга сабырлык телим, – дип яза Гөлназ Сәфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз