"Энергетик" мәдәният сараенда "Халыклар дуслыгы – тынычлык нигезе" дигән тематик концерт оештырылды
"Энергетик” мәдәният сараеның зур залында экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында “Халыклар дуслыгы – тынычлык нигезе” дигән тематик концерт булды.
Чарада шәһәрнең Комсомол районы мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.Тамашачыларга "Җир балалары – Сугышсыз дөнья", "Миллионнарча тавыш" фильмнарын күрсәттеләр. Шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасы – халыкара тынычлыкны һәм иминлекне саклау һәм ныгыту, дәүләтләр арасында хезмәттәшлекне үстерү максатыннан булдырылган халыкара оешманың барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев