Эпидемиягә каршы кагыйдәләрне бозучыларга – катгый чаралар
Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы бүлеге хезмәткәрләре коронавируска каршы чараларны дәвам итәләр: предприятие һәм оешмаларда, җәмәгать транспортында тикшерүләр бара.
Бүгенге көндә Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 897 очрагы теркәлгән. Бу 100 мең кешегә - 551,4 очрак. Ул респбликадагы уртача күрсәткечтән 8%ка түбәнрәк. Территориаль бүлек башлыгы Илгизәр Бариев әйтүенчә, предприятие һәм оешмаларда тикшерүләр дәвам итә. “Гин-но Таки” ресторанында смена алдыннан фильтр үткәрелми, сәламәтлек журналы алып барылмый, официантлар битлекләрен кимичә эшләгәннәр. Шундый ук кимчелекләр “Dum Balla” ресторанында да күзәтелгән. Әлеге оешма җитәкчеләренә карата беркетмә төзелде”, - диде ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев берничә тапкыр санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозучыларга карата катгый чаралар кулланырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев