Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эш урынында корпоратив уздыру короновирус артуга китерәчәк

Ведомство Яңа елны эштә бәйрәм итүдән баш тартырга тәкъдим итә

Эш бирүчеләргә быел Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларны шактый чикләүләр һәм профилактиканың барлык чараларын үтәргә кирәк. Югыйсә, бәйрәм Covid-19 ның артуына  сәбәпче  булачак.  Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Әгәр барлык чараларны үтәүдә туктасак, киләчәккә фаразлар бик начар. Шуңа күрә, санитар-эпидемиологик хәл өлкәсендә Татарстанда ирешелгән күрсәшткечләрне сызып ташламас өчен, профилактиканың барлык чараларын да үтәргә кирәк», – дип билгеләп үтте спикер.
Ул, шулай ук,  корпоративны эш урыннарында үткәрүнең иң начары варианты булуын ассызыклады.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков корпоративларның хезмәткәрләр өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч булуын әйтте, чөнки гадәттә чирне өйгә алып кайту куркынычы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев