Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәр Рөстәм Гатин: «Лисичанскта кешеләргә этләр ташлана»

Ул проблеманы чишү юлын тәкъдим итә.

Чаллы эшмәкәре, "Приют человека" проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин Лисичансктан кыска вакытлы ялга кайтты. Хәзер ул игътибарын гаиләсенә юнәлтергә тырыша. Мохтаҗларны да онытмый.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ул кыр кухнясын алып һәм командасын ияртеп, Лисичансктагы мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә дип чыгып китте. Инде бер ел буе ул көн саен 5 мең халыкны кайнар аш белән тәэмин итә. 

"ВСЕ СВОИ" телемарафоны кысаларында ул "Шәһри Чаллы" редакциясенә кунакка килде. Волонтёрлар эшчәнлеге, Лисичансктагы тормыш турында сөйләде. Яңа проектлары белән дә бүлеште. Хәзер ул Лисичанскта сукбай этләр проблемасын да хәл итәргә тели. 

"Лисичанскта хуҗасыз этләр күп һәм алар артканнан арта бара. Алар ач. Кешегә ташланалар. Күз алдыбызда бер балага эт һөҗүм итте. Аны коткарырга туры килде. Минемчә, бу җитди проблема. Аны ничек тә хәл итәргә кирәк. Этләр санын киметү өчен стерильләштерергә була.  Моның өчен, әлбәттә, волонтёрлар ярдәме кирәк булачак. Ветеринарлар булмаса да ярый, аларны өйрәтеп тә була", - ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев