Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эсседә нәрсә һәм күпме эчәргә?

Сорауларга 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина җавап бирде.

Синоптиклар июнь аен бик эссе була дип фаразлый. Җәйге сезонда организм өчен нинди эчемлекләр зарарлы? Кайсылары файдалы? Бу сорауларга 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина җавап бирде. 

– Күпчелек кешеләргә үзләрен кирәкле күләмдә су белән тәэмин итү өчен сусаганда cу эчү дә җитә. Әмма өлкән яшьтәгеләрнең һәм балаларның организмы сыеклыкны күбрәк таләп итә. Тәүлегенә 1,5-2,5 литр эчү яхшы. Бөер һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә су эчү күләмен артык арттыру да кирәк түгел.

– Су эчү кагыйдәләре бармы?
– Суны еш һәм әз-әзләп эчәргә кирәк. Эчәргә яраклы су җитәрлек күләмдә һәм яныгызда булсын. Эчемлекнең температурасы +10, +15 градус чамасы булса яхшы. Гарантияләнгән, куркынычсыз су һәм эчемлекләр генә кулланыгыз. 

– Су җитмәү нәрсәгә китерә?
– Җәйге эссе көннәрдә организм чамадан тыш җылыну проблемасы белән очрашырга мөмкин. Ул төрле стадиядә була. Иң начары – эссе кабу, тән температурасының 40 градус һәм аннан югарырак булуы. Су җитмәү организмның сусызлануына китерә. Бу фикер йөртү сәләтен киметә. Су кытлыгы 12 проценттан артып китсә, кеше үләргә дә мөмкин. Су җитмәү сәбәпле, кан үзлелеге арта, тукымаларны кислород һәм энергия белән тәэмин итү бозыла. Эсселек йөрәк-кан тамырлары системасына, бигрәк тә гипертония белән авыручыларга начар тәэсир итә.

– Нинди эчемлекләр файдалы? 
– Эссе көнне тирләү нәтиҗәсендә организм су белән бергә калий, натрий һәм магний кебек иң мөһим микроэлементларны югалта. Бу очракта минераль су ярдәмгә килә. Ә дәвалый торган минераль суны (анда 1 литр суга 10 граммнан артык тоз була) бары тик табиб киңәше белән генә эчәргә ярый. Шулай ук әче сөт эчемлекләре (кымыз, әйрән) витаминлы эчемлекләр эчү бик файдалы. Алар аминокислоталарга бай, җиңел үзләштерелә, су балансына яхшы йогынты ясый. Кымыз иммунитет өчен кирәк булган С витаминына аеруча бай. Үләнле чәйләр (бөтнек, карлыган яфрагы һ.б.) тонусны күтәрә. Куас сусауны яхшы баса, мускулларның тонусына яхшы тәэсир итә. 

– Нәрсә эчәргә ярамый?
– Энергетик һәм алкогольле эчемлекләр, кайнар эчемлекләр, газлы һәм составында күп шикәр булган сыеклыклар, соклар кулланмаска кирәк. Алкогольле эчемлекләр аеруча зарарлы. Алар сусауны көчәйтеп, организмның сусызлануын арттыра һәм йөрәк эшчәнлегенә зыян  сала.  

Фото Гөлсәрия Абдуллинадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев