«Эврика»да ТР танылган мәдәният эшлеклеләре җыелды
Нинди хөрмәттән?
«Эврика»да «Ана хакы» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Биредә шәһәребезнең җырчылары чыгыш ясады, Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленнән өзек күрсәтелде. Очрашуга ТР язучылары, мәдәният эшлеклеләре дә чакырылды. Нәбирә Гыйматдинованың «Кадер иясе» исемле китабы тәкъдир ителде. Китапта Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың тормыш юлы, язмышы сурәтләнгән.




Очрашуга китап герое үзе дә килде. Нәбирә Гыйматдинова нинди китап әзерли, Кадрия Идрисова татар балаларына нинди исемнәр тәкъдим итә – бу хакта газета битләрендә укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев