2018 елгы "Евровидение" Португалия башкаласы Лиссабон шәһәрендә уздырылачак. Бу хакта, Европа тапшырулар берлегенә сылтама белән, "Известия" хәбәр итә. Моннан тыш, конкурсның "Твиттер"дагы рәсми битендә уздырылачак чара турында видеоролик та урнаштырылган. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурсның ярымфиналы - 8 май һәм 10 май көннәрендә, йомгаклау концерты 12 майда була.
Мәгълүмат өчен: "Евровидение-2018", Киев шәһәрендә 2017 елгы конкурста "Amar pelos dois" җыры белән португалияле Сальвадор Собрал җиңгәнгә күрә, Португалиядә уздырыла.
Нет комментариев