Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Факил Сафин: «Әдәби конкурсларда, грантларда активрак катнашырга кирәк!»

ТР Язучылар берлеге елга нәтиҗәләр ясады.

23 декабрь көнне ТР Язучылар берлегенең ел йомгаклары җыелышы узды. Ул Казанда һәм Берлекнең Чаллы, Әлмәт бүлекләрендә аерым үтте. Чаллы бүлегенә караган районнардан язучылар Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына җыелды. Бүлек җитәкчесе - ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин бүлекнең 2022 еллык эше өчен хисап тотты, каләм әһелләренең иҗат отчетларын барлап чыкты. Ул каләмдәшләрен төрле әдәби конкурсларда һәм грантларда активрак катнашырга өндәде. 

​​​​​​Чарада төбәгебезнең аксакал әдипләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим дә катнаштылар. Фәүзия ханым шушы елда Россия һәм Төркиядә утызлап төбәктә халык белән очрашулар үткәрүен һәм милләтнең мондый чараларга сусаган булуын әйтте. Милли үзаң уятыр өчен халыкка тарихыбыз турында сөйләү кирәклеген дә билгеләп үтте. Чаллы бүлеге язучылары арасыннан бу елда Айрат Суфияновның иҗатын югары бәяләде. 
Җыелышта Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов һәм шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы Румил Рәүф улы Кәрамиев та катнаштылар. 
Чарада төрле фикер-тәкъдимнәр белән язучылар Айдар Хәлим, Әлфия Ситдыйкова, Марс Хафизов, Фәтхулла Абдуллин, Альфира Низамовалар чыгыш ясадылар.

Лилия Гыйбадуллина, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев