Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Факил Сафин чүплектән гармун тапкан

«Бик озак уйнадым мин анда», - ди язучы.

Язучы, шагыйрь, журналист, композитор Факил Сафин (Әмәк) гармун белән бәйле кызыклы хәтирәсен сөйләде. Гаиләсе белән 52нче комплекста яшәгәндә бервакыт күршеләре бәйрәм итә. Туй буламы, башка мәҗлесме, төне буе җырлап, биеп, гармун уйнап чыгалар алар. Иртән Факил абый урамга чыкса - чүплектә икегә ярылган гармун ята.

"Шул гармунны үземә алып кердем. Вәсим Әхмәтшиннан сорагач, ул аны төзәтеп тә бирде. Бик озак уйнадым мин анда, күп җырларга көйләр яздым", - дип сөйләде ул өлкәннәр көне уңаеннан "Шәһри Чаллы" оештырган бәйрәмгә килгәч.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев