Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл куелды

Һәйкәл Башкортостанның Шаран районында.

Башкортостанның Шаран  районыныда тарихи вакыйга булды. Биредә беренче тапкыр үткән «Шаран җиләге» этник мәдәният фестивале кысаларында Шаранның Мактаулы гражданины, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачу тантанасы булды. Җырчы узган елның 12 октябрь кичендә мәңгелеккә күчте. 

Анда Россия Дәүләт Думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, күп тапкырлар СССР, Россия чемпионы Рима Баталова, күренекле артистлар, Фән Гавис улының хатыны, уллары һәм туганнары катнашты.

«Тальяны тотып моңлы җырчыбыз басып тора. Бу эшне башлап йөргән якташыбыз, Фәннең дусты Фәнир Галимовка, республика һәм Шаран районы җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Фән кебек моңлы, чын талант иясенең исеме мәңгеләштерелергә, исеме буыннардан-буыннарга күчәргә тиеш»,  – ди Зифа Нагаева.   

Тантанадан соң Башкортстанның һәм Татарстанның танылган артистлар катнашында легендар җырчы истәлегенә багышланган концерт булды. Анда Илһам Вәлиев, Зифа Нагаева һәм башка җырчылар катнашаты. 

Фото: Светлана ханым иренең һәйкәле янында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Нагаева Фән Вәлиәхмәтов Илһам Вәлиев