Фәрид Сәлахов – Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе
Аның конкуренты - «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятие җитәкчесе Илья Черкашин.
Чаллы шәһәр Советының өченче сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе сайланды. Әлеге вазифага ике кандидатура: гамәлдәге җитәкче Фәрид Сәлахов һәм «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятие җитәкчесе Илья Черкашин дәгъва кылды.
Сессиядә алар чыгыш ясады. Фәрид Сәлахов Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән 5 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Эшчәнлектә төп юнәлешләр: махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм, инвестицияләр җәлеп итү һәм юллар төзелеше.
Черкашин исә шәһәрдә яшьләрне калдыру һәм мәгариф, белем бирү өлкәләренә тукталды.
Депутатлар күпчелек тавыш белән Фәрид Сәлаховны Башкарма комитет җитәкчесе итеп сайладылар.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Сәлаховны Башкарма комитет җитәкчесе булып сайлануы белән котлап, эшендә уңышлар теләде.
Фото хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев