Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын 20 мәктәп, 4 хастаханә төзеләчәк

Шәһәр Советы депутатлары Чаллы генпланын раслады.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә Чаллы генпланын расладылар. Шәһәребездә булачак үзгәрешләр турында башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, генплан өстендә 5 ел буе Казан профессоры Александр Дембич җитәкчелегендә белгечләр эшләде. 

Шәһәребезне «үстерү» берничә этапта барачак. (1 этап: 2023-2029 еллар, 2 этап: 2030-2036 еллар, 3 этап: 2037-2043 еллар).

Төп сорауларның берсе – торак мәсьәләсе. 2043 елга Чаллы халкы 563 мең кешегә җитәр дип көтелә. Шуңа күрә 4,5 млн кв. м. торак төзү бурычы куела. 

«Иң беренче чиратта йортлар Орловка посёлогы аланы, «КамгэсЗЯБ», ЗСК, Мәләкәс арьягы, 72, 73, 78 микрорайон территорияләрендә төзеләчәк. Биредә 3 млн кв. м. торак төзү планлаштырыла», – диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов. 

Шулай ук 20 мәктәп, 34 балалар бакчасы һәм 36 өстәмә белем бирү үзге төзеләчәк. Медицина, мәдәният, спорт өлкәләре дә читтә калмаган.

Чаллыда 4 хастаханә, 14 шифаханә, 18 гомумпрактик табиблар кабинеты, 20 мәдәни агарту һәм ял итү үзәкләре, 17 физкультура комплекслары, 10 бассейн һәм 4 стадион барлыкка киләчәк.

«Чаллыда «КАМАЗ» тарафыннан 80 га мәйданда «Техногород» индустриаль паркы төзеләчәк. Аның кысаларында политехник көллият барлыкка киләчәк. Шулай ук паркта дрифт-арена, картодром, бассейн, кунакханә, IT-парк, студентлар өчен тулай торак, планетарий һ.б. булдырылачак», – ди Фәрид Сәлахов. 

Юллар төзү дә дәвам итәчәк. Беренчесе – Мәскәү проспекты дәвамы. Ул Һ.Такташ урамы аша Фоменко проспектына чыгып Казан проспекты белән кисешәчәк. Икенчесе – Чулман проспекты дәвамы. Аны Комсомол яр буе урамына чыгарырга уйлыйлар. Шулай ук беренче автомобиль юлы Элеватор тавына сузылачак.  

Моннан тыш, трамвай юлларын озынайту һәм шәһәрне яшелләндерү дә күдә тотыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев