Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрит Зарипов: «Улым үз теләге белән Ватанны сакларга китте»

Илдар егетләр янына барган һәм шунда калган.

Шәһәрдәшебез, «Автозилцентр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Фәрит Зарипов махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә беренчеләрдән булып гуманитар йөк илтте. 2022 елның февраленнән башланган әлеге эш бүгенгәчә дәвам итә. 

Аның игелекле эшенә гаиләсе, балалары, туганнары, хезмәттәшләре кушылды. Шәһәрдәшләрнең, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең ярдәме белән, зур команда булып, алар хәрбиләргә гуманитар йөк туплый. Кирәк-яракларны башта җыялар, аннары гаиләсе, хезмәткәрләре белән бергә тартмаларга тутыралар. Фәрит Ибраһимович үзе хәрбиләргә илтеп тапшыра. 

Ул махсус хәрби операция зонасында ун тапкыр булды инде. 

– Бу эшне күңелем кушуы буенча эшлим, чөнки җир йөзендә тынычлыктан да кадерле нәрсә юк. Шунысы игътибарга лаек, мине гаиләм, балаларым да хуплый. Улым Илдар хәрбиләргә ниләр кирәклеген белешергә баргач, үзе теләп шунда калды. «Әти, Чаллыга кайтмыйм, мондагы дусларыма мин кирәгрәк», – дип шалтыратты. Без каршы килмәдек. Кирәк әйберләрен, киемнәрен җыеп җибәрдек. Бер елга контракт төзеде. 2024 елның январенда бер ел булды. Ике тапкыр ялга кайтты. Сөйгәне белән никах та укыттык. Улым контракт төзүенә үкенми. Аллаһка шөкер, кәефе күтәренке, – дип Фәрит Ибраһимович улы турында горурланып сөйләде. 

Илдар күптән түгел яраланган иде. Госпитальдә дәваланып чыккан, санаторийда тернәкләндерү курсы үткән. Тулысынча терелеп бетмәсә дә, иптәшләре янына батальонга эшкә чыккан. «Улыбызны илебезнең патриоты итеп тәрбияләргә тырыштык. Ватанны саклау, яклау гомер-гомергә ир-атның изге бурычы булган. Безнең улыбыз да илебезне якларга китте. Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен үзләрен. Барысы да аның хөкемендә. Тыныч тормышта мәгънәсез төстә вафат булучылар да күп. Без улыбызның иптәшләре белән бергә җиңеп, исән-имин кайтуына ышанабыз. Тизрәк бетсен инде хәрби операция», – ди ул.

Фәрит Зарипов махсус хәрби операциядәге егетләргә тылдагы кешеләр булышырга тиеш дип саный.
– Бөек Ватан сугышы елларында да фронт белән тыл бер дулкында булган. Халкыбызның шушы бердәмлеге нәтиҗәсендә илебез җиңүгә иреште. Бу хәзер дә шулай. СВО минем гаиләмә кагылмый дип тыныч кына яшәргә, үз тормышың турында гына уйларга ярамый. Мин полк командиры, улымның җитәкчесе белән сөйләшеп, хәрбиләргә кирәк-яраклар туплыйм. Дөрес, хөкүмәт техника, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итә. Ләкин анда техника бик тиз сафтан чыга. Бүгенге көндә хәрбиләргә техниканы һәм үзләрен саклау өчен җайланмалар, (РЭБлар, дроннарга каршы системалар, элемтә чаралары) көнкүреш әйберләре кирәк. Җыелган акчага беренче чиратта кирәк әйберне алам да, почта аша җибәрәм, – ди ул.

Фәрит Зарипов әлегә гуманитар йөкне үзе илтми. «Юл чыгымнары кыйммәт, акчаның һәр тиенен хәрбиләргә саклык чаралары алу өчен тотам. Әйткәнемчә, беренче чиратта дроннарга каршы системалар, техника, запас частьләр алабыз. Шөкер, игелекле эшкә кушылучылар арта. Даими булышучылар да күп. Фронт белән тыл бердәм булса, без дошманнарны тизрәк җиңәрбез. Махсус хәрби операциядәге егетләребез шуның өчен тырыша. Без, тылдагылар, аларга мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итик», – ди шәһәрдәшебез.
/ Фото Фәрит Зариповтан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция контрактник