Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатирын ремонтлаучыларга рәхмәт әйтеп яши

2023 елның февраль аенда шәһәр советы депутаты Раил Минегалиев ярдәме белән Әфган сугышы ветераны Рафис Сәхиповның фатирына тулы ремонт ясалган иде.

Ул турыда МОНДА язган идек. Бүген ветеранның хәле, сәламәтлеге ничек, яңартылган фатирда ничек яшәп ята – шул сораулар белән аның янына киттем. 

«Фатирым бик уңайлы, җылы, рәхәт», – дип каршы алды мине Рафис абый. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдәшебезнең бер бүлмәле фатиры яшәргә яраксыз иде: биредә электриканы тулысынча алмаштырырга, стена, идәннәрне, түшәмнәрне тигезләп буярга, җиһазларны яңартырга кирәк булды. Капиталь ремонт вакытында Рафис абый сугыш ветераннары госпиталендә махсус реабилитация үтте. Бер айда ремонт тәмамланып, Ватанны саклаучылар көне алдыннан шәһәрдәшебез яңартылган фатирына аяк басты. «Мондый бәхет турында хыялланган да юк иде. Килеп керүгә фатирымны танымадым», – дип күз яшьләре белән сөйләгән иде ул вакытларда Рафис Сәхипов.  

– Менә шулай әкрен генә яшәп ятам. Раил Минегалиевны да, аның ярдәмчесе Айдар Фәхретдиновны да еш искә алам. Алар мине кайгыртып, булдырабыз дип йөрмәсәләр, мондый ремонт күрер идеммени? Әле фатирымны тагын да уңайлырак итү өчен интернет-кибет аша коридорга шкаф-элгечкә, залга ике креслога заказ бирдем. Бөтен нәрсәне интернет аша гына алам хәзер. Аның уңайлыгын әйтеп торасы да юк! Үзең ташып та йөрмисең, фатирыңа кадәр кертеп бирәләр. Менә бу сенсорлы телефонны да шуннан алдым. Әле ванна бүлмәсенә кечкенә коверлар да китерттем, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. 

Әле бу көннәрдә Рафис абый дәваханә юлында йөреп, анализлар тапшырган. Январьда 15 көнгә инвалидлар өчен «Изгелек» реабилитация үзәгенә барырга җыена.

– Иң мөһиме – файдасын күрәм. «Изгелек»тә хәзер күп кешене беләм, үз өем кебек. Шундый яхшы карыйлар, шәфкать туташларының карашлары да дәвалау көченә ия сыман. Физиопроцедураларга, ЛФК, массаж, парафин терапиясенә йөрим. Биредә компьютер серләренә дә төшендем. Шулай ук  заманча гаджетлардан файдаланырга өйрәттеләр. Яңа сатып алган телефоным белән эшләргә дә биредә өйрәндем. Телеграм аша бөтен Чаллы, Татарстан яңалыкларын белеп барам. Бик уңайлы, – дип дәвам итә ул.

Рафис абыйның фатирын күз алдыннан үткәрәм: бөтен җирдә чисталык, юган керләрен дә пөхтә итеп төреп куйган. Икенче инсульт кичергәннән соң бер аягын өстерәп йөрсә дә, шуның өстенә бер кулы эшләмәсә дә, ул фатирын үзе җыештыра, ашарына пешерә.

– Әле күптән түгел әфганчы дустым, озак еллар «Камгэсэнергострой»ның кинофотолабораториясендә эшләгән Зирәк Садыйков вафат булды. Декабрьдә 65 яшьлек юбилее булырга тиеш иде. Зирәк белән гел очрашып, сөйләшеп тордык. Бик ярдәмчел, көр телле иде ул... Урыны оҗмахта булсын, – дип бераз күңелсезлеккә дә бирелеп алды әңгәмәдәшем. 
Аннары: «Киткәнче мине яңа телефоныма төшер әле. Әфганчы дусларыма сәламемне җибәрермен», – дип шкафта иң кадерле урында эленеп торган хәрби киемен чыгарды Рафис абый. Фотога төшердем. Ул исә мине кабаттан кунакка чакырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев