Февраль карлы көн белән башлана
Синоптиклар фаразы.
Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында, буран көтелә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана.
Секундына 6-11 метр тизлек белән исүче төньяк-көнчыгыш җиле, вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез ул урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк (аерым алганда, Казанда). Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка килә.
Көндез Татарстанда -4.. -9 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында -4.. -6 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев