Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионнарын нигә бүләкләмиләр?

«Бу уеннар башланганчы ул алынган допинг-тест нәтиҗәләренә бәйле», – дип хәбәр итә Inside the Games порталы.

Фигуралы шуу буенча Олимпиадада алтын медаль яулаган Россия җыелма командасын бүләкләү тантанасы кичектерелеп тора. «Бу уеннар башланганчы ул алынган допинг-тест нәтиҗәләренә бәйле», –  дип хәбәр итә Inside the Games порталы. Әлегә кайсы спортчының тесты сорау тудырганлыгы билгеле түгел.

Бүләкләү тантанасы кичә булырга тиеш иде. Россия җыелма командасы фигуралы шуу буенча алтын медаль яулаган иде. Ә Татарстан кызы Камилә Вәлиев ирекле программа буенча җиңде. 15 февральдә Олимпиадада шәхси ярышлар була. Камилә Вәлиева, Александра Трусова һәм Анна Щербакова бозга кыска программа белән чыга. Без допинг-тест нәтиҗәләре якташыбыз Камилә Вәлиевага тискәре йогынты ясамас дип өметләнәбез.

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада минспорт рф пекин фигуралы шуу