Филиппин урынына Вьетнам...
Бу мөһим!
Якын Көнчыгыштагы хәрби бәрелешләр нәтиҗәсендә төбәкнең берничә иле, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре өстендә, һава киңлеге ябылды. Бу исә рейслардан күпләп баш тартуга һәм аларның вакыты күчерелүенә китерде. Россиядән Көньяк-Көнчыгыш Азиягә сәяхәт итүчеләр өчен төп транзит ташучылар булып торган Фарсы култыгы илләре авиакомпанияләре дә очышларын туктатып торырга мәҗбүр булды.
Бу гына да түгел, күп кенә туроператорлар Бали һәм Таиландка алдан сатып алынган авиабилетлардан һәм кунакханәләрдәге броньнардан да баш тарта яки башка көннәргә күчерә башлады. Ял итүнең альтернатив вариантларын тәкъдим итүчеләр дә табылды. Мисал өчен, Паттайяга алмашка туроператорлар хәзер Вьетнамдагы Нячангны тәкъдим итәләр.
Дөньядагы вазгыять аркасында шәһәрдәшебез Лилия Бәдретдинованың да планнары үзгәргән. Алар Филиппин утрауларына барырга тиеш булган, әмма хәзер Вьетнамда ял итәләр. Хәер, анда эләгү дә авырлыклар белән булган.
«Февраль башында без Абу-Даби аша Филиппиннарга билетлар сатып алдык. Ләкин Якын Көнчыгышта вазгыять үзгәргәч, без очыш булачакмы, рейслар ябылачакмы, юкмы икәнлеген аңлый алмадык. Яңалыкларны күзәттек, авиакомпаниягә шалтыраттык, мәгълүматларны тикшереп бардык. Безгә рейсларның булмаячагын хәбәр иттеләр, юл акчасын кайтарып алу процессын башладык. Абу-Даби – Филиппин рейсы өчен җаваплы «Шанхай авиалинияләре» акчаны безгә бик тиз кайтарды, ә Әмирлекләрнең «Этихад» компаниясеннән әле килмәде.
Без барыбер башка илдә ял итәргә карар кылдык. Сайлау чикле иде – Вьетнамга юл тоттык. Монда да аңлашылмаган хәлләр булды: без ахыргача очаргамы-юкмы икәнлеген белмәдек. Таиландта инде бөтен урыннар да алынып беткән иде, башка якка бару мөмкинлеге калмады.
Вьетнамга кайсы көнне очуыбызны да төгәл белми идек. Башта 19 мартта диделәр, ләкин буш урыннар булгач, 13енә күчерделәр. Аннары отельләр расланмады. 12 мартта икенче көнгә иртәнге 9да очуыбыз билгеле булды. Без Казанга кузгалдык, соңыннан рейсның тоткарлануы ачыкланды. Авиаташучы офисында безгә отель бирделәр, рейс 20:30га күчерелгән иде. Безне кунакханәгә илтеп, аш-су белән тәэмин иттеләр. Ахырда рейс төнге 1гә күчерелде. Шулай итеп, без 14 мартта 1:30да очтык.
Без Фукуок-Казан маршруты буенча туристларны алып кайтучы самолётны көтеп тордык. Туроператор югалган көн өчен компенсация вәгъдә итте. Вьетнамнан 23 мартта Татарстанга очарга тиешле туристларның рейслары 26 мартка күчерелгән, диделәр. Безнең билетлар буенча әлегә мәгълүмат юк, барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез», – ди Лилия Бәдретдинова.
Чаллыдагы «ТАТиана-ТУР» турагентлыгы директоры урынбасары Артем Сергеев оператор аша алынган тур булса, борчылмаска куша. Гарәп Әмирлекләреннән кайта алмый яткан Россия туристларын да авыр хәлдә калдырмадылар.
«Әгәр турист Якын Көнчыгыш илләренә мөстәкыйль рәвештә барган икән, аңа авыргарак туры киләчәк. Чөнки аны гомуми система, дәүләт күрми. Әгәр юлламаны туроператор аша алган булса, барлык чыгымнар да оператор җилкәсенә ята. Чит илгә турлар алганда операторларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Чөнки сезнең электрон юллама була, сезне система аша дәүләт күрә, илдә ни генә булса да, сез күз уңында булачаксыз. Сезнең өчен юридик җаваплылык та туроператор өстендә. Барысы да 132нче Федераль закон нигезендә башкарыла. Туроператор сезне кайда гына калсагыз да кайтарырга тиеш, ул моны үз хисабына эшли. Шул сәбәпле, андый туристлар отышлырак хәлдә була.
Мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итүчеләр, бәлки, нәрсәдәдер оталардыр да, ләкин куркынычсызлык күзлегеннән караганда – әлбәттә, юк. Якын Көнчыгыштагы вазгыять башлангач, безнең шәһәрдән дә анда туристлар бар иде. Ләкин без аларны алып кайттык, барысы да канәгать. Ә сәяхәтләре якын арадагы даталарга планлаштырылган шәһәрдәшләребезнең турлары башка вакытка күчерелде», – дип аңлатты Артем Сергеев.
«Якын Көнчыгыштагы юнәлешләр буенча турлар сатып алучыларга да борчылырга урын юк», – дип белдерде туристлык агентлыгы белгече Артем Сергеев.
«Әгәр алдагы даталарга булган турдан алдан ук баш тартасыз икән, без йә акчаларны кайтарабыз, йә икенче юнәлеш тәкъдим итәбез. Кагыйдә буларак, күбесе икенче юнәлешкә генә алмаштыра, чөнки аларның отпуск вакыты алдан билгеле, алар ялга дип әзерләнгән, планлаштырган була. Акчаны кайтарырга теләсәләр дә, проблема юк. Нигездә, Гарәп Әмирлекләренә юллама алган туристларны Таиландка, Вьетнамга, Шри-Ланкага җибәрәбез. Әлегә Катар да, Гарәп Әмирлекләренә якын булган башка юнәлешләр дә ябык. Хәзер актив рәвештә Төркиягә бронь ясыйлар – җәйге отпусклар чоры җитә. «Варзи-Ятчи», «Ижминводы» кебек шифаханәләр дә популяр, алар тиз тула, чөнки күбесе диңгездәге ялны шуңа алмаштырды».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев