Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Флер Шакиров: «Илһам абый хастаханәләргә йөрергә яратмады»

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров турында туганы белән әңгәмәдән өзек.

15 февральдә халкыбызның мәшһүр җырчысы, моң белән татарны башка милләтләргә таныткан, бик күп мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләре, премияләр иясе Илһам Шакировка 90 яшь тулыр иде. Бу уңайдан Илһам аганың туганы, үзе дә матур җырлаучы Флер Шакиров белән әңгәмә кордым. Ул Тукай районы Яңа Бүләк авылында туып-үскән, шунда агроном булып эшләп лаеклы ялга чыккан.  Бүгенге көндә дә шунда гомер итә. 

– Флер абый, татарның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров нинди чир белән авырды?
– Хәтере бетте аның. Бүсере дә бар иде. Операция ясатмады. Хастаханәләргә йөрергә дә яратмады. Гомеренең соңгы елларында ике тапкыр реанимациядә ятты. Соңгысында янына баргач бик авырлык белән генә сөйләшкән иде.  

–  Зыялылар арасында «Илһам абый авыргач янына кеше кертмәделәр» дигән сүзләр дә йөрде. 
– Авыру кешенең аралашасы, мескенлеген күрсәтәсе килмидер ул. Башкалар белән сөйләшкәч, яңа мәгълүмат алгач абыебыз кәефсезләнә, борчыла иде. Шуңа күрә без соңгы вакытларда өйгә абый янына кеше кертүне чикләдек. 

– Илһам Шакиров сезнең тормышыгызда зур роль  уйнаган туганыгыз бит? Шулаймы?
–  Әйе.  Әтинең бертуганы булуы өстенә, ул минем әти белән әнине таныштырган кеше дә бит әле. Илһам абый әнием Рәзинә белән бер сыйныфта укыган. Аның уңган, булган чын татар кызы икәнен белгәч әтигә: «Рәзинә белән таныш, булдыклы, чиста. Аңа өйләнсәң ялгышмассың», – дигән. Бәхетебезгә әти аны тыңлаган. Алар өйләнешкәннәр. Әнием гомере буе клуб мөдире булып эшләде. Бөтен артистларны мул табыннар корып каршы алып, озатып җибәрә иде. Кызганыч, 67 яшендә тромбы өзелеп, китеп барды. Аның үлемен Илһам абый бик авыр кабул итте. «Бар да бетте...» – диде. 

– Ник алай диде икән?…

Флер Шакиров белән тулы әңгәмәне «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок» кушымтасыннан укый аласыз.  

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Илһам Шакиров