Флүн бабай өендә 15 эт, 2 мәче белән яшәгән
Аңа ярдәм иткән блогер Ләйсән Миргаязова белән әңгәмә кордык.
Интернетта Ләйсән Миргаязова блогына тап булдым да, озак кына аерыла алмадым. Берсендә әнисе белән тәмләп чәй эчә, икенчесендә кибеттә йөри, өченчесендә ярдәмгә акча җыя... Өендә 15 эт асраучы бабай турында язганын укыгач, дәвамын карарга икенче көнне дә кереп карадым, өченче көнне дә. Минем кебек «подписчиклар» байтак җыелган – 60 меңгә якын кеше. Ләйсән белән очрашып, җылы әңгәмә кордык.
– Ләйсән, син блогыңны күптәннән алып барасыңмы?
– Социаль челтәрләрдә күптәннән теркәлдем инде мин. Электән гаиләне, балаларны, эшемне куеп бара идем. Көненә бер «сторис». Аудиториям 11 мең генә иде. Соңгы 4-5 ай эчендә миңа кушылучылар саны 60 меңгә җитте.
– Әллә реклама биреп җыйдыңмы?
– Юк, беркая да реклама биргән юк. Сеңлем белән бер тирәдә күпләп язмалар урнаштыра башладык. «Мин блогер булам!» дип башланган эш түгел ул. Хәзер дә битемне күңел кушканча алып барам. Максатым акча эшләү генә түгел. Минем аудитория – чын кешеләр. Без Актаныш районы Пучы авылында торабыз. Көн дә юлда, Чаллыга да атнага ничә барабыздыр... Үзебезнең кибет булгач шунда кайнашам. Кешеләр йөреп тора, алар белән дә кызыклы контент ясала. Минем төп тема – авыл, анда яшәүче гади кешеләр.
– «Сторис»ларыңдагы герой Флүн бабай белән ничек таныштың? Аның турында да сөйлә әле?
– Кибеттә таныштым да инде. Берзаман килеп керде дә телевизор карый бу. Мин төшереп тора идем, бу да эләкте. Сөйләшеп киттек, моның телевизоры юк икән. «Кибеттә яшәр идем, телевизор карар идем», – ди. Подписчиклар да моны ишетте. «Телевизор алып бирик әле шуңа», – дип яза башладылар. Төн чыкканчы акча җыелды. Икенче көнне өенә телевизор алып бардык.
– Синең блогыңнан карап беләм, аның яшәеше гадәти түгел...
– Әйе, Флүн бабай 15 эт, 2 мәче белән яшәгән. Беренче тапкыр аңа кунакка баргач, өенә керергә курыктым: минем хәтле этләр ырылдый, начар ис. Этләр аның караватына ук менеп ята. Ул кибеткә көн дә этләрен ашатыр өчен ит алырга йөри. Шул пешергәнне этләр дә, үзе дә ашый. Башка беркем белән дә аралашмаган ул, бар юанычы шул хайваннар булгандыр. Хәзер дә 9 эт калды әле, икесе үлде, калганнарын урнаштыра алганча тараттык. Приютлар тулы, бабай «дусларын» урамга чыгармый. Ирем алар йөри торган тишекне дә томалап карады. Мин барып куып чыгарам, китү белән керәләр.
– Шулай да син аның тормышын үзгәртә алгансың?
– Подписчиклар үзләре теләп акча җыйды. Өен клининг оешмасыннан килеп белизна белән ышкып юдылар. Идәне җир өстендә такта гына иде – линолеум җәйдек. Электрикасын яңарттык – чатыр-чотыр килеп тора иде, ничек янгын чыкмаган, шуңа исем китә. Язылучыларым арасыннан Казан эшмәкәрләре мунча бүләк итте, аны кайтарту өчен генә 40 мең сум түләдек. Флүн бабай янына минем язылучыларым да килә башлады – кибеттән азык-төлек, кием-салым китерәләр. Әмма бабай үзсүзле, яңаны кими. Иске гадәтләреннән арынырга ашыкмый. Шуңа кайберәүләр: «Нигә аңа акча әрәм итәсең? Авыру балаларга булыш», – дип яза башладылар. Ничек ярдәм итмисең инде?!
– Ит яхшылык – көт яманлык булган бу... Хәйрия эшеннән күңелең кайтмадымы?
– Аңлаучылар барыбер күбрәк. Аудиториям ярдәме белән эшләнгән эшләр бит бу. Ачуны китерүчеләр дә бар инде. «Син берни дә эшләмисең, телефон күтәреп кенә йөрисең», – диючеләр дә очрый. Син дә йөр! Алар бит кадрны гына күрә. Ә кадр артында күпме эш кала. Шул мунчаны урнаштырганда гына ир-атларга тегесен-монысын алып биреп тордым, видеога төшердем. Бармакларым туңып бетте. Мондый мисаллар шактый. Шулай да мин бирешмим. Бу сүзләр генә юлымнан тайпылдырмас. Без ирем белән көн саен диярлек Флүн бабайга су ташыйбыз. Аның суы юк. Мунча юынганда да урамда саклап тордык – карт кеше белән ни булмас. Ул бит элек кар белән генә ышкынган, мунчасы да, хәтта авыз чайкарга да суы булмаган. Күз алдына китерәсезме?! Хәзер менә су кертү артыннан йөрибез.
– Син үз өстеңә социаль хезмәткәр вазыйфаларын алгансың булып чыга бит.
– Шулайрак. Бабайга: «Әйдә, социаль хезмәткәр белән килешү төзик, аена 2-2,5 мең үзем түләп барам», – дим. Юк, ризалашмый. Шуңа бик нык кызганабыз. Әгәр ул чирләп урын өстенә калса, аның янына, этләр торган өйгә беркем дә килмәс бит. Кызы белән дә элемтәгә чыктык. Алар аны шәһәргә үз яннарына чакыралар, тик бабай үз тормышын ташлап китми. Шуңа борчылып, хәл белешеп торабыз. Язылучылар да көтеп тора бит. «Флүн бабай кая?» – дип сорап кына торалар. «Сериал караган кебек көтәбез», – диләр. Аңа аралашу җитмәгән. Шатлана. Сәламнәр җиткереп торам, биеп үк ала.
– Киләчәктә блогыңда нинди темалар булыр?
– Алга таба да кешеләргә ярдәм итәсем килә! Казандагы аяксыз апага протезга 140 мең сум тирәсе җыйдык, Чаллыда ике инвалид бала тәрбияләүче хатынга 160 мең сум тапшырдык. Тиздән Уфага барып, аудиториямне андагы бер гаилә белән таныштырырга җыенам. Мин геройларым янына үзем барам, сөйләп кенә булмый – күрсәтергә кирәк. Авыл темасы да калачак, подписчиклардан гел акча гына җыеп булмый бит. Алар кызыклы контент көтә.
– Блог алып бару, танылу сине үзгәрттеме?
– Юк, мин язылучыларым янына ничек бар шулай чыгам. Матур чыкмадым дип, яңадан яздырмыйм. Шул гадилегем өчен яраталар да инде. Баштан әти-әни дә уңайсызлана иде. Кешеләр төрлесен җиткерә бит. Ирем дә оялды, ул публиканы яратып бетерми. Тора-бара өйрәнделәр. Әни дә үзенең битен алып бара башлады. Ирем төшереп йөри. Ярдәм итә. Балалар баштан кыенсынды, хәзер үзләре үк миңа булыша.
– Рәхмәт, Ләйсән! Алдагы эшеңдә уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев