Фотограф Рафит Муллаяновны соңгы юлга озаттылар
Ул махсус хәрби операциядә һәлак булды.
Тукай районы Новый поселогында махсус хәрби операциядә һәлак булган, шәһәр хакимиятенең элеккеге фотографы Рафит Муллаяновны соңгы юлга озаттылар.
Хушлашу мәрасиме мәдәният йорты янында үтте. Рафит Наил улы шул бистә зиратында җирләнде.
Рафит Муллаянов Чаллы хакимиятендә 5 елга якын фотограф булып эшләде. Аннары үзенең фотолабораториясен булдырды. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессында эшләде. "Татар кызы" конкурсы финалы, "Җәлил укулары" халыкара әдәби бәйгесеннән, рәсми очрашулардан, бәйрәмнәрдән, туйлардан фоторепортажлар ясады. Социаль челтәрләрен алып барды.
Кайда гына эшләсә дә, үзен уңай яктан күрсәтте.
Рафит Муллаянов үзе теләп махсус хәрби операциягә киткән иде.
Хушлашу мәрасимендә аның туганнары, гаиләсе хезмәттәшләре катнашты. Чыгыш ясаучылар аны фәкать уңай яктан искә алдылар.

- Мин аның белән хакимиятнең матбугат хезмәтендә эшләдем. Ул тыйнак, ярдәмчел, итагатьле һәм зирәк кеше иде. Яшь булуына карамастан тирән фикерли, кешене күз карашыннан, ярты сүздән аңлый иде. Өлкән буын кешеләрен хөрмәтләде, ярдәм итте. Киң күңелле, игелекле булды. Хәйрия чараларын яктыртты. Үзенең дә хәйрия проектлары бар иде. Ул шат күңелле, көләч булды, күзләре гел очкынланып тора иде. Безгә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Беркайчан зарланмады, үзен чын ир-егет итеп күрсәтте. Хушлашу мәрасимендә чыгыш ясаучылар барсы да аның турында фәкать яхшы сүзләр генә әйттеләр. Ул һәрвакыт команда эшли, фикердәшләрен үзе янына туплый белде. Үз эшенең остасы һәм кешелекле шәхес. Мондый кешене югалту бик авыр. Урыны җәннәттә булсын. Якыннарына Аллаһ түземлек бирсен, - диде хакимиятнең матбугат хезмәтендә эшләгән Татьяна Колесникова.
Фото Рафит Муллаяновның «Вконтакте» битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев