Ураза гаете уңаеннан Чаллыда бәйрәм оештырылачак
Шәһәрдәшләрне «Тәүбә» мәчете яны мәйданында көтеп калалар.
30 март, Ураза гаете көнне «Тәүбә» мәчете янындагы мәйданда бәйрәм оештырылачак. Сәгать 10:00дән 12:00гә кадәр шәһәрдәшләр күңелен күрәчәкләр. Программа бай. Балчыктан әвәләү, бизәкләү, агачтан эшләү, сабын ясау кебек кызыклы шөгыльләр, узышу, армрестлинг, кроссфит кебек спорт ярышлары булачак. Бу көнне батутлар, аттракционнар, квестлар, интерактив уеннар да каралган. Бәйгедә катнашучыларны сувенирлар, бүләкләр көтә.
Чаллы мөхтәсибәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев