Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гафуровка чыгарылган хөкем карарын үзгәртерләрме?

Адвокатлары апелляция бирде.

Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровның адвокатлары аңа карата кеше үтерү оештыру эше буенча чыгарылган хөкем карарына апелляция биргән. 

Исегезгә төшерәбез, Гафуровны «Алдан сөйләшеп бер төркем затларны яллап кеше үтерү» маддәсе буенча гаепле дип таптылар. Аңа 22 ел катгый режимлы колония рәвешендә җәза билгеләнде. 

Шулай ук суд гражданнарның өч дәгъвасы нигезендә мораль зыян китергән өчен 20шәр миллион сум түләтү турында карар чыгарды. Илшат Гафуров үзенә карата белдерелгән гаепләүләрдә катнашы юклыгы турында берничә тапкыр әйтте һәм судтан аклау карары чыгаруны сорады.

Тикшерү версиясе буенча, 1999 елда Гафуров эшмәкәр Исрафиловны үтертә. Монда яздык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев