Гаилә ипотекасы шартлары әлегә үзгәрми
Яңалыклар тасмасы

Гаилә ипотекасы шартлары әлегә үзгәрми

Россиядә 1 июльгә билгеләнгән гаилә ипотекасы программасы шартларын үзгәртү вакыты кичектерелә.

Мондый карар 2026 елның 1 октябреннән дә иртәрәк кабул ителмәячәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 
«Моңа кадәр «Гаилә ипотекасы» программасы буенча барлык шартлар үзгәрешсез саклана», – диелә финанс министрлыгы  хәбәрендә.
 1 июльдән гаилә ипотекасы шартлары саклануын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин да раслады. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча профильле структуралар программа кагыйдәләрен яңарту өстендә эшли дип ышандырды.
«Фикер алышулар күп булды, әмма 1 июльдән шартлар элеккечә кала, әлегә берни дә үзгәрмәячәк дип әйтә алам», – дип язды Хөкүмәт Рәисе урынбасары үзенең блогында.
Хөснуллин әйтүенчә,  төрле вариантлар эшләнә. «Безнең бурыч – ярдәмнең адреслылыгын арттыру һәм демографиягә уңай йогынты ясау», –  диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Гаилә ипотекасы

Нет комментариев