Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гарантия буенча техниканы кайтару кагыйдәләре үзгәрде

1 февральдән Россиядә яңа кагыйдәләр

Компенсация хәзер техниканың нинди хәлдә булуына һәм чыгару елына карап исәпләнә. Дефектлы җайланма өчен яңасының бәясен түгел, ә кулланылганның базар бәясен кайтарып бирәләр. Яңа кагыйдәләр техник яктан катлаулы электроникага - смартфоннардан башлап көнкүреш техникасына кадәр  кагыла.

Мисал өчен, сез 50 000 сумга смартфон сатып алдыгыз ди. Бер ел узгач, ул ватылды. Бу вакытта кибетләрдә бәяләр арткан, һәм шундый ук яңа смартфон инде 70 000 сум тора.

Иске кагыйдәләр буенча: сезгә чек буенча 50 000 сумны кире кайтарганнар, һәм тагын 20 000 сум өстәп, яңа аппаратыгызны сатып алыр өчен акча биргәннәр (нәтиҗәдә сез 70 000 сум алгасыз).

Яңа кагыйдәләр буенча: кибет шундый ук 1 ел кулланылган (б/у) смартфонның бәясен карый. Аның базардагы бәясе 35 мең сум тирәсе исәпләнә. Сезгә чек буенча 50 мең сум кайтарырга тиеш булалар. Яңа смартфон бәясе белән аерманы түләмиячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев