Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Гараж 500»дә законсыз рәвештә эшләүче эшмәкәрләр булган

Аларга шәһәр хакимияте ярдәм итәрме?

"Гараж 500"дәге янгын нәтиҗәсендә бизнессыз калган эшмәкәрләр арасында законсыз эшләүчеләр дә булган. Бу хакта зыян күргән эшмәкәрләр белән очрашуда әйттеләр. Алар шәхси эшмәкәр яки үзмәшгульләр буларак теркәлмичә эшләгәннәр. Андыйлар 6 кеше. Шулай ук 2 эшмәкәр бизнесларын Удмуртия Республикасында теркәгән. Шуңа да карамастан, алар шәһәр башкарма комитетына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. ТР икътисад министры, премьер-министр урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов ярдәм һәр эшмәкәргә дә күрсәтеләчәген әйтте. Һәрберсе белән аерым эш алып барылачак. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда оператив штаб оештырылды. Көн саен сәүдә-сәнәгать палатасында башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов янгында зыян күргән эшмәкәрләр белән очрашачак

Бизнесны яңадан башлап җибәрү өчен эшмәкәрләргә ташламалы кредит, очсыз бәядән аренда павильоннары тәкъдим иттеләр. Монда яздык. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев