Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Нибары 36 эшмәкәр ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Калганнары кая?»

«Гараж 500»дәге янгында зыян күргән эшмәкәрләрне кабат шәһәр хакимияте бинасында җыйдылар.

Очрашуга ТР премьер-министры урынбасары, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Рәисе ярдәмчесе, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Фәрид Әбделганиев килде.

Исегезгә төашерәбез, Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшмәкәрләргә ярдәм сорап, Рөстәм Миннехановка хат юллаган иде. Зыян күргән эшмәкәрләр белән хәзер министрлык белгечләре дә эшләячәк.

Шәһәрдә оператив штаб булдырылды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов җитәкли. Штабка МЧС, Тикшерү комитеты, салым инсппекциясе, "Чаллы су каналы", "Горгаз" белгечләре дә керә. Мэр кушуы буенча Фәрид Сәлахов көн саен зыян күргән эшмәкәрләргә 2 сәгать вакытын бүлеп бирәчәк, проблемаларын теркәячәк, башка белгечләр белән берлектә аларга ярдәм итү юлларын эзләячәк.

"Очрашулар көн саен сәгать 17:00 дән 19:00гә кадәр сәүдә-сәнәгать палатасында (ТПП) узачак. Хәтта шимбә көннәрендә дә кабул итәчәк. 31нче декабрьга кадәр. Очрашулар аннан соң да дәвам итәчәк. Ул хәтта ел буена сузылырга мөмкин. Анда һәр эшмәкәр буенча аерым эш алып барылачак. Әлеге очрашуларны системага салырга кирәк. Билгеле бер вакытка билгеле бер эшмәкәр килсен", - диде мэр. 

Янгында зыян күргән 89 эшмәкәрнең 36сы гына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Мэр калган эшмәкәрләр белән дә элемтәгә керергә һәм алар белән эш алып барырга кушты. 

"36 кеше генә мөрәҗәгать иткән? Калганнарының барысы да яхшымени? Чирләгәннәр, шәһәрдә түгелләрдер, бәлкем. Төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Эшмәкәрләр белән элемтәгә чыгып, проблемалары турында оператив штабка җиткерергә кирәклеген аңлатырга кирәк", - диде Наил Мәһдиев. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев