Гармунчы Фәнис Гыйниятов : “Пятачок”лар дәвамлы булсын иде
Бүгенге "пятачок"та күп танышларымны очраттым, рәхәтләнеп күрештек, аралаштык. Күренеп тора - кешеләр гармун көйләрен тыңларга сусаган.
Бүген “Шәһри Чаллы” газетасы мәдәният идарәсе белән берлектә Чаллының Җиңү паркында “Эх, Чаллы “пятачок”лары!” бәйрәме уздырды. Анда күп шәһәрдәшләребезнең күңелен күтәргән гармунчыларның берсе – Фәнис Гыйниятов.
Ул тумышы белән Мамадыш районы Түбән Яке авылыннан. 6 яшеннән гармунда уйный. Бүгенге көндә гармунның күп төрләрендә – тальян, авыз гармунында, баян, курайның төрле төрләрендә уйный.
“1987нче елда армия сафларында хезмәт итеп кайту белән Чаллының “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы “Пятачок”ларга яратып йөри башладым, дип уртаклашты Фәнис Гыйниятов.
Бик матур иде безнең яшьлегебез. Бүгенге бәйрәмдә шул чордагы хәтирәләрем яңарды, күп танышларымны монда очраттым, рәхәтләнеп күрештек, аралаштык. Күренеп тора гармун көйләрен тыңларга сусаган кешеләр, кем тыңлый, кем кушылып җырлый, кем бии.".
Шәһәрдәшебез фикеренчә, мондый чараларның дәвамлы булуы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев