Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гашыйклар көненә – бездән шәп бәйге

Мәхәббәт яшьләрдә диләр, Була ул һәркемдә дә. Мәхәббәтсез яшәп булмый Олыгайган көндә дә.

Тиздән 14 февраль – Гашыйклар көне. Әлеге уңайдан газетабызның рәсми сайтында һәм инстаграм аккаунтында бәйге игълан ителде! Аның шартлары буенча милләттәшләребез татар җырларына рилз, ягъни кыска видео төшереп, үз аккаунтларына урнаштырырга тиеш иде. Бу биремне үтәргә Чаллыдан һәм республикабызның башка район-шәһәрләреннән 13 кеше теләк белдерде.  

7 февральдән инде аларга теләктәшлек белдерүчеләр shahrichalli.ru рәсми сайтына кереп 12нче февральгә кадәр тавыш бирә ала. Моның өчен фото астындагы ? билгесенә генә басарга кирәк. Катнашучыларга һәр 24 сәгать саен тавыш бирергә мөмкин. Иң күп балл җыючы җиңүче дип танылачак һәм редакциябезнең истәлекле бүләгенә лаек булачак. 

Катнашучылар белән монда басып танышырга һәм аларга тавыш бирергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс