Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Газельга кысыла-кысыла утырырга туры килә»

Шәһәрдәш автобусларның сирәк йөрүенә зарлана.

Надежда Галиева:

"Мин Тынычлык проспекты буенча 22ле маршрут белән еш йөрим. Автобусны 15-20 минут көтәргә туры килә. Минемчә, бу бик озак. Автобус көтеп соңга калганым да бар. Дөрес, 7ле дә йөри, газельләр дә. Көтә-көтә арыгач, еш кына кысыла-кысыла газельгә утырырга туры килә. 22ле маршрут йөри башлаганчы 7леләр күбрәк йөри иде сыман. Ә хәзер 22лесе дә сирәк, 7ле дә. Шул мәсьәләне хәл итсеннәр иде инде, күпме кеше зарлана бит"

Сәвия Бадыгина:

"Миңа эшкә йөрергә, өйгә кайтырга 26нчы маршрут уңайлы. Бик сирәк йөри инде! 20 минут та, ярты сәгать тә көткән бар. 22ле белән сирәк йөрим, тик эшкә барасы булса, расписаниесе буенча чыгарга тырышам – менә, 13.30да, 13.45тә, 14.00дә килә ул. Өйрәнеп бетердем, шул вакытка гына чыгам. Ә кичләрен инде, гомумән, тукталыштан китәм димә. Ник шул транспортны җайга салмыйлар микән – аптырыйм".

"Шәһри Чаллы" битләрендә «Әйтим әле!» сәхифәсе барлыкка килде. Редакция журналистлары Чаллы урамнарына чыгып, сезне борчыган сорауларны, үтенечләрне язып ала. Үз чиратыбызда без аларга җаваплар да эзләрбез, хәл итү мөмкинлеге турында аңлатырбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев