Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газетабыз дустының күркәм юбилее

«Телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә эшли башлагач та, бу минеке, моңа миннән башка беркем дә алынмаячак дип максатчан эшкә керештем. Татар кешесенең киеме дә, үз-үзен тотышы да, җәмгыятьтәге урыны да, укуы да, гаиләсе дә башкаларга үрнәк булырга тиеш. Чөнки аңа карап халкыбызга бәя бирәләр», – ди ул.

29 августта Мәскәү татарлары милли конгрессы Президенты, профессор, игелекле шәхес, меценат Рөстәм Ямалиевка 60 яшь тула. Татар телен, мәдәниятен, матбугатын, Ислам динен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән милләтпәрвәр Татарстан егете илебезнең башкаласы Мәскәүдә милләттәшләребезне бергә туплап, төрле чаралар үткәрә. Бу чараларның максаты: татарларны очраштырып татарча сөйләшү, милли горурлык хисе тудыру.

Рөстәм Ямалиев җитәкчелегендәге Мәскәү татарлары штабы (моңа кадәр шулай аталды) татарлыкны саклап калу буенча зур эшләр башкара. Рөстәм әфәнде милләтне саклап калу өчен мәктәп укучылары, яшьләр белән максатчан эш алып бара. «Аулак өйләр», «Татар мафиясе», «Гиппократ», «Аксакаллар шурасы», татар яшьләре өчен сәяхәтләр, ифтар мәҗлесләре – болар изге күңелле Рөстәм әфәнде башлап җибәргән һәм бүгенге көндә уңышлы эшләүче проектларның кайберләре генә әле. «Телне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә эшли башлагач та, бу минеке, моңа миннән башка беркем дә алынмаячак дип максатчан эшкә керештем. Остазым милләтпәрвәр галим, эре предприятие җитәкчесе Азат Зыятдинов иде. Без бергәләп туган телне саклап калуның методикасын да эшләдек. Мин Түбән Камада төркемнәр оештырдым. Телне тренинглар, инандырулар, идеология белән генә саклап калып була. Татар кешесенең киеме дә, үз-үзен тотышы да, җәмгыятьтәге урыны да, укуы да, гаиләсе дә башкаларга үрнәк булырга тиеш. Чөнки аңа карап халкыбызга бәя бирәләр», – ди ул.   

Рөстәм әфәнеденең сүзләре эшеннән аерылмый. Ул милләтне, туган телне саклап калу өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләр башкарырга кирәк, миләт тормышында вак-төяк эшләр юк дип саный.  ТАССРның 100 еллыгына төрле чаралар оештырды. Рамазан аенда Мәскәү татарлар штабы дистәдән артык ифтар үткәрде. Моннан тыш, ул татар телендә берничә саллы китап чыгарды, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында йөзләгән фильм төшерде. «Ветераннарыбыз исән-сау вакытта без алардан дөрес тарих турында сөйләтеп калдырырга тиеш», – ди ул.

Минзәлә районында туып-үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Рөстәм Ямалиев Татарстанда нәшер ителүче газета-журналларны яздыруга да даими ярдәм итә. Аның ярдәме белән «Изгелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләр «Шәһри Чаллы» газетасын укыйлар. Аның бу гамәле күпләргә үрнәк.

Без, «Шәһри Чаллы» газтеасы редакциясе коллективы, олы йөрәкле, игелекле һәм хөрмәтле  дустыбыз – Рөстәм Ямалиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Аңа, гаиләсенә ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез. Барлык уй-хыяллары тормышка ашсын. Кешеләргә кылган игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарлар игелекле шәхес