“Газеталарны уку – электән килгән матур йола”
#подпиши родители #подпиши близких Республикабызда "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан ММЧна яздыр" акциясе киң колач алды. Теләгән кеше үзен һәм туганнарын ТР Дәүләт хезмәтләре (Государственные услуги РТ) порталы аша, онлайн режимда, төрле басмаларга яздыра башлады. Шәһәребезнең танылган автор-башкаручысы, алып баручы Илнур Гомәров та әлеге чарага кушылып, үзен...
"Интернет таралган заманда мәгълуматка кытлык юк кебек тоела. Әмма моңа карамастан газета-журналларга язылырга кирәк. Гомумән, вакытлы матбугат басмаларын уку - электән килгән матур йола. Аның үз тәме бар. Буш экранга карап утырганчы, кулыңа газетаны алып, яңалыкларны барлау күпкә күңеллерәк. Моннан тыш татар дөньясында, шәһәр мохитендә булган барлык мәгълуматларны да Интернетта туган телебездә табып бетереп булмый. Уникаль язмаларны, журналистларның төрле мәсьәләләргә карата булган фикерләрен уку да бик кызык. Шуңа да мин татар газеталарын укыйм һәм туганнарымны да аларга яздырам. Сез дә кушылыгыз!"
Вакытлы матбугат басмаларына почта бүлекләрендә дә язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев