Георгий тасмасын мәсхәрә иткән яшүсмерләрне таптылар
Тикшерү эшләре бара.
Чаллыда «Азатлык» мәйданындагы фонтан аркасы янында провокацион видео төшергән яшүсмерләрне тапканнар. Алар 3әү: 14-17 яшьлекләр. Алар – Чаллының төрле мәктәпләрендә укучылар.
Алар Россия хәрби даны символы янында җәмәгать тәртибен бозганнар. 500 сум акча өчен интернетта турыдан-туры эфирда Георгий тасмасын мәсхәрә иткәннәр.
Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының «Россиянең хәрби дан символларын мәсхәр итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Тикшерү эшләре дәвам итә.
Фото видеодан скриншот.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев