Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГИМС инспекторлары Чаллы сулыкларына рейд белән чыкты

Синоптиклар алдагы көннәрдә җылы һава торышы вәгъдә итә. Бу, үз чиратында, елга-күлләрдәге бозның эрүенә китерәчәк. Ел да бу чорда ГИМС инспекторлары елга буйларына рейдлар белән чыгалар. Аларны, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кармак салып утыручы балыкчылар борчый.

–  Язгы боз тиз чатнаучан була, су астына төшеп киткәнеңне сизми дә каласың. Ләкин кайбер балыкчылар моны аңларга теләми. Күрәсең, аларга балык гомерләреннән дә кадерле. Иң яраткан урыннары - Түбән Кама Гэсы янындагы плотинаның түбән бьефы. Биредә балык яхшы каба. Моннан тыш, балыкчылар Яр буе паркы каршында, Шилнә елгасы Камага кушылган урында, “Навигатор” көймә станциясе янында, 10/70 йорты каршындагы Мәләкәс елгасында да күпләп утыралар, – ди ГИМС инспекторы Зиннур Мостафин.
Инспекторлар балыкчылар белән әңгәмәләр үткәрәләр, белешмәлекләр тараталар, язгы бозның куркыныч икәнен аңлаталар.

– Бүгенге көндә бозның калынлыгы – 30 см. Ләкин урыны-урыны белән ул юкара. Мисал өчен, агым булган урыннарда аның калынлыгы нибары 5-7 см-ны гына тәшкил итә, – ди Зиннур Мостафин.

Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма, дип юкка гына әйтмиләр шул.  Моны коткаручылар да раслый. “Җылы һава шартларында боз ныклыгын югалта, тиз ярылучан була”, - ди алар. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасы буенча, ел саен яз көне су астына 500 кеше китә. Һәм аларның күпчелеген балыкчылар тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, сулык өстенә кергәндә, үзең белән таяк алу зарур. Аның белән бозга суккалап алгач, шул урында су чыкса, аннан тизрәк китү җаен карарга кирәк. Кире чыкканда, аякларны шудырып, боздан алмыйча гына бару мөһим.
Күп кеше яр буеннан боз киткәнен карарга да ярата. Әлбәттә, бу күңелле, ләкин кайвакыт су агымы яр кырыйларын ашый һәм ул көтмәгәндә ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннарда да сак булырга киңәш ителә.

P.S.Әгәр кеше боз астына төшеп китсә, аңа бау сузарга тырышыгыз. Кул астындагы әйберләрдән каеш, шарф, куртка яисә борау да ярый. Соңгысы исә кышын балык тотучыларның барысында да бар. Кешене судан тартып чыгарганнан соң 112 номерына шалтыратырга, коры кимнәр киендерергә кирәк, чөнки аңа бик тиз салкын тияргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, язгы бозга нәрсәгә чыгарга ярамаганлыгы турында монда язган идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев