«Гөлҗәннәтнең җәннәте»нә Чаллы композиторы музыка язган
Яңалыклар тасмасы

«Гөлҗәннәтнең җәннәте»нә Чаллы композиторы музыка язган

Аны Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр башкара.

Чаллы композиторы, «Яңа татар җыры» бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Закирова җырлар язу белән бергә, татар театрлары белән дә уңышлы хезмәттәшлек итә. Ул Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына шактый күп музыка язды.

Композиторга башка театрлар да мөрәҗәгать итә. Ул Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының яңа спектаклен музыкаль яктан бизәгән.

«Бу минем җиденче спектаклем. Иртәгә Юныс Әминов пьесасы буенча куелган «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектаклендә музыкаль әсәрләрем яңгыраячак. Аларны Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр башкара», – диде композитор «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы театры Гөлназ Закирова Минзәлә театры Илгиз Закиров

Нет комментариев