Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлфия Шәрифуллина хәрбиләргә утыргыч тегәргә уйлый

«Ул су үткәрми торган булачак», - ди.

Шәһәрдәшебез Гөлфия Шәрифуллина (Гыймазова) «Ар Си Эр» предприятиесендә контролер булып эшли. Яшь чагында үзләштергән тегүче һөнәрен дә онытмый. Хәрби операция башланганнан бирле ул солдатларга балаклава, ягъни йөзне каплаучы баш киемнәре текте (монда яздык). Яраланып госпитальдә ятучы егетләргә эч киемнәре, пижамалар да җибәрде. Тәнгә рәхәт киҗе-мамык тукымадан 100гә якын киемне ул Круглое Полега илтеп биргән. Анда «Шьем для наших» төркеменең гуманитар ярдәм кабул итү пункты эшли.

«Племяннигым Айдар да хәрби операциядә. Аның белән хәбәрләшеп торабыз. Үзе дә госпитальдә ятып чыккач әйтте: «Чалбарларны кыска итеп тек, апа, яралыларга алай уңайлырак», – дип сөйли Гөлфия ханым.

Хәзер аның аркага беркетеп йөртелә торган утыргыч тегәсе килә. Утыргычның эчендә туристлар җылы саклау өчен куллана торган келәм яки пеналон була, тышы су үткәрми торган плащ тукымадан. Хәрбиләр аңа утыра, кирәк икән ята ала. Алгы якка куеп, эч белән дә ятарга да була.

«Өлгеләрем әзер, кирәкле материаллар туплый башладым. Статусыма тегелгән утыргычлар куйгач, ярдәм итүчеләр табылыр дип өметләнәм», – ди шәһәрдәшебез. 
 

 Гөлфия Шәрифуллина яңгырлардан саклаучы һәм палатка итеп кулланырлык кием дә текте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан МарафонВСЕСВОИ СВО ВСЕСВОИТМ