Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең балаклава тегүче героебызга ярдәм итүче табылды

Гөлфия Шәрифуллинаны тукыма белән тәэмин итәчәкләр, ә ул яңгырлардан саклаучы һәм палатка итеп кулланырлык кием тегәчәк.

“Шәһри Чаллы”да үз акчасына солдатларга балаклава, ягъни җылы башлык тегүче шәһәрдәшебез Гөлфия Шәрифуллина (Гыймазова) турында язган идек. Ул Луганск өлкәсенә 260 баш киеме җибәргән. Газета героебыз матди яктан ярдәм итүчеләр булса,  плащ-палаткалар тегәр идем дигән теләген дә әйтте.

Бүген аның белән  “Все для наших ребят” дигән төркемне оештыручылар элемтәгә кергән. Алар Чаллы һәм Тукай районыннан мобилизацияләнгән ир-егетләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне оештыра. Төркемдәгеләр Гөлфия ханымны кирәкле тукыма белән тәэмин итәчәкләр, ә шәһәрдәшебез яңгырлардан саклаучы һәм палатка итеп кулланырлык киемне тегәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев